Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Петр Егоров: “Фермерлык тармагына иртәрәк керәсе калган”

Беренче елны уңышсызлыкка очраса да, куйган максатыннан кире кайтмый. Сүзебез Җөри авылы фермеры Петр Егоров хакында. Петр Егоров фермерлык белән 3 ел элек шөгыльләнә башлый. Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагын үз итә ул. 21 га җир рәсмиләштереп, анда ашлык үстерергә алына. Бу өлкәгә кереп китүем соңрак та булды инде, бераз иртәрәк...

Беренче елны уңышсызлыкка очраса да, куйган максатыннан кире кайтмый. Сүзебез Җөри авылы фермеры Петр Егоров хакында.

Петр Егоров фермерлык белән 3 ел элек шөгыльләнә башлый. Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагын үз итә ул. 21 га җир рәсмиләштереп, анда ашлык үстерергә алына. Бу өлкәгә кереп китүем соңрак та булды инде, бераз иртәрәк кирәк иде ул, ди фермер.
- Бу эшкә соңлап кына алынуыма бик тә үкенәм. Районда әлеге өлкәгә иртәрәк кереп китеп, инде аякларында нык басып торучылар да бар. Миңа да шул чакта ук тотынасы калган. Әмма зарланмыйм. Улларым үсеп җитте. Миннән соң аларга калыр,- ди Петр Егоров.
Җирләрне рәсмиләштерү җиңелләрдән булмаган. Хәзер бу мәйданның 5 га нда күпьеллык печән, 9 га нда арпа, калган өлешендә арыш һәм бодай үсә. Беренче елны авырга туры килә Егоровларга. Бу 2010нчы елгы корылык чоры була. Шуңа да уңыш юк дәрәҗәсендә булган. Әмма эшчәнлекнең бу рәвешле старт алуы җир улларын туктатмый.
- Бер тотынгач, кире борылу юк инде ул. Алгач, шөгыльләнергә кирәк. Ничек тә тырышырга исәп,- ди ул.
Узган ел уңыш яхшы җыелган. Шактыен кирәк кешегә саттык. Печән һәм саламны да алдылар, ди фермер.
Хуҗалыкта төп ярдәмчеләре иптәше Мария апа һәм балалары. 2 МТЗ тракторы бар, сука, чәчкеч кебек агрегатлары да үзләренеке. Быел ашлык саклау өчен яңа склад та төзеп куйганнар. Петр Егоров эштән курка торганнардан түгел. Зур хуҗалыгыннан тыш, "Нократ" агрофирмасында механик булып та эшли әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев