Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Олыяз лицее капиталь ремонт кичерә

Быел Олыяз авылы лицее зур үзгәрешләр кичерә. Яз аенда биредә ТР гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча төзекләндерү башланып китте. Аның кысаларында алты төр эш башкарыла. Бүген Олыяз лицее бинасының эчке ягын танырлык та түгел. Һәр почмакта төзекләндерү эшләре гөрли. Учреждение директоры Рәсүл Якупов әйтүенчә, бинаның түбәсе яңартылган,...

Быел Олыяз авылы лицее зур үзгәрешләр кичерә. Яз аенда биредә ТР гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча төзекләндерү башланып китте. Аның кысаларында алты төр эш башкарыла.

Бүген Олыяз лицее бинасының эчке ягын танырлык та түгел. Һәр почмакта төзекләндерү эшләре гөрли. Учреждение директоры Рәсүл Якупов әйтүенчә, бинаның түбәсе яңартылган, җылылык линиясе һәм канализацияне алыштырганнар. Хәзерге вакытта "Мамадыш ТКХ" җәмгыятенең бер бригадасы ишек-тәрәзәләр кую, икенчесе спорт залы түбәсен ябу белән шөгыльләнә, килешү нигезендә чакырылган һәм укытучы ир-атлардан тупланган ике бригада штукатурка, буяу эшләрен алып баралар.
Әлеге белем бирү йорты 80 нче еллар башында кулланылышка тапшырылган. 3 дистә елдан артык дәвердә күләмле ремонт эшләре үткәрелмәгән иде, ди Рәсүл Якупов. Шунлыктан, биналарына "яңа күлмәк кидерү"не хуплап каршы алганнар.
- Стеналарда чатнаулар барлыкка килә башлаган иде, батареялар тыгылу сәбәпле начар җылытылды. Шунлыктан, капиталь ремонт бик урынлы һәм вакытлы башланды,- ди Рәсүл Якупов.
Олыяз авылы лицеена яңа сулыш өрү өчен 12 млн сумнан артык акча бүленгән.
-Ремонтчылар намус белән эшли. Вакыт чыкты дип, кайтып китәргә ашыкмыйлар. Ун икешәр сәгать эшләү алар өчен гадәти күренеш,- ди лицей директорының урынбасары Әлфия Якупова.
Уку йортының ир-ат мөгаллимнәреннән тупланган бригада 8 кешене берләштерә. Мәсәлән, математика фәне укытучысы Рәүф Ганиевны гомер буе төзелештә эшләгән диярсең. Һәр эшне дә җиренә җиткереп башкара.
-Моңа кадәр күләмле ремонт эшләрендә катнашканым юк иде әле. Хәзер менә әкренләп барысына да өйрәндем диярлек. Өстәмә һөнәр комачауламый,- ди Рәүф Ганиев.
Планлаштыру буенча, капиталь төзекләндерү Олыяз лицеенда июль ае башына төгәлләнергә тиеш икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев