Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

“Олимп-99” Россиядә икенче!

"Олимп-99" командасы Мамадышны Россиягә танытты. Ринат Ризванов шәкертләре "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләребез боз хуҗаларына гына оттырдылар. Узган ел "Олимп 99" шушы ук бәйгедә дүртенче булган иде. Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылган 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз 14-25нче апрельләрдә Краснодар краеның Выселки станицасында Татарстан данын...

"Олимп-99" командасы Мамадышны Россиягә танытты. Ринат Ризванов шәкертләре "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләребез боз хуҗаларына гына оттырдылар. Узган ел "Олимп 99" шушы ук бәйгедә дүртенче булган иде.

Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылган 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз 14-25нче апрельләрдә Краснодар краеның Выселки станицасында Татарстан данын якладылар. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган, ике төркемгә бүленеп уйнаган унике коллективның һәрберсе төп трофейга ия булу өчен бөтен көчләрен куйдылар. "Олимп" һәр очрашуны да уңышлы үткәреп, финалга чыкты. Биредә алар мәйдан хуҗалары белән уйнап, 3кә 1 исәбе белән оттырдылар һәм "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында икенче урынны яуладылар...
Бу көннәрдә җиңүче команда Мамадышка кайтты. Аларны Нократ яр буенда район башлыгы Анатолий Иванов каршы алды. Биредә хоккейчылар тәбрикләүләр кабул иттеләр...
Бер көн ял иткәннән соң "Олимп-99" кабаттан бозга чыкты.
-Көндәшеңнең көчле икәнен белә торып та, аңа оттыргач кәеф төшә. Шәкертләрем белән дә шулай булды. Әмма бераздан барыбер шатлык хисләренә күмелделәр. Без бит Россиядә икенче!- ди тренер Ринат Ризванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев