Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Җәмәгать судьяларында өй туе

Шәһәребездә реконструкциядән соң җәмәгать судьялары урнашкан бина ачылды. Ул хәзер заман таләпләренә җавап бирә. Моны тантанага килгән кунаклар да искәртте. Мамадышта җәмәгать судьялары 2000 нче елның декабрендә эшли башлый. Бу бинада элек районның халык контроле комитеты да, капиталь төзелеш бүлеге дә, салым инспекциясе дә эшләде. Беренче катында гаражлар иде. -...

Шәһәребездә реконструкциядән соң җәмәгать судьялары урнашкан бина ачылды. Ул хәзер заман таләпләренә җавап бирә. Моны тантанага килгән кунаклар да искәртте.

Мамадышта җәмәгать судьялары 2000 нче елның декабрендә эшли башлый. Бу бинада элек районның халык контроле комитеты да, капиталь төзелеш бүлеге дә, салым инспекциясе дә эшләде. Беренче катында гаражлар иде.
- Реконструкциядән соң җәмәгать судьялары урнашкан бинаны танырлык та түгел. Ул шәһәребезгә тагын да ямь өстәде. Моның өчен "Мамадыштөзү" җәмгыяте коллективына рәхмәт белдерәм,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Шушында ук район башлыгы төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны "Мамадыштөзү" оешмасы җитәкчесе Раиф Сафин кабул итеп алды.
Тантаналы чарага ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Юстиция министры Мидхәт Корманов һәм башка рәсми затлар да килгән иде.
- Җәмәгать судьясы бинасы-районның йөзе ул. Сез бүген башка районнарга да таратырлык шатлык бүләк иттегез,-диде республиканың юстиция министры Мидхәт Корманов.
Ишектәге кызыл тасманы кискәч, кунаклар бинаның эчке өлеше- барлык заллар һәм бүлмәләр белән танышып чыктылар. "Мамадыштөзү" җәмгыяте көче белән бинаның беренче катындагы гаражлар урынында суд, судьялар өчен киңәшләшү заллары, хезмәткәрләрнең эш бүлмәләре төзелгән. Бина үзе тыштан керамогранит плитәләр белән төрелгән.
- Әлеге бинаны башка районнарга үрнәк итеп китерергә мөмкин. Мондый шартларда эшләү һәркемгә дә тәтеми. Ул барлык таләпләргә җавап бирә. Кеше судка гаделлек эзләп килә. Яңа шартларда да алар моңа ирешсен,- диде ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев.
Биредә моңа кадәрге кебек үк ике участок һәм ике судья эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X