Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыштагы күп кенә әйберләрне уңай тәҗрибә итеп алырга мөмкин.

Бу хакта районыбызга булган эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртте. Ул язгы кыр эшләре барышы һәм терлекчелек торышы белән танышты. Мамадыш районында язгы культураларны чәчү 72 % ка башкарылган. Бу көннәрдә азык культураларын, шул исәптән кукуруза чәчергә керештеләр. Аграрийлар срокларга сыешабыз дип ышандыралар. Төбәгебездәге язгы кыр эшләренең барышы...

Бу хакта районыбызга булган эш сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртте. Ул язгы кыр эшләре барышы һәм терлекчелек торышы белән танышты.
Мамадыш районында язгы культураларны чәчү 72 % ка башкарылган. Бу көннәрдә азык культураларын, шул исәптән кукуруза чәчергә керештеләр. Аграрийлар срокларга сыешабыз дип ышандыралар.
Төбәгебездәге язгы кыр эшләренең барышы белән кичә татарстан башлыгы
Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул кош биеклегеннән "Нократ", "Тәкәнеш" агрофирмалары, АПК "Азык-төлек программасы" һәм "Хәсәнов" КФХ кырларын күзәтте.
Бераздан Рөстәм Миңнеханов "Хисмәтов" крестьян-фермерлык хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. Республика башлыгы Мамадыш аграрийларын борчыган проблемалар белән кызыксынды.
ТР Президентына бирелгән сорауларның берсе ашлыкның рентабельлек дәрәҗәсен күтәрүгә кагылышлы иде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан климат һәм географик урнашу буенча ашлык җитештерүдә Россиянең көньяк төбәкләре белән көндәшлек итә алмый.
Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, аңа Мамадышыбызда зур игътибар бирелә. Бүген районда 23 гаилә фермасы эшли. Ел азагына кадәр аларның саны янәдән 20 гә артыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов маршрутына фермер Марс Юнысов җирләре белән танышу да кергән иде. Аның 350 га җире бар. Шуның 100 гектарында азык, ә калганында бөртекле культуралар үстерә.
Игенчелектән тыш, Марс Юнысов терлекчелек белән дә шөгыльләнә.
Президент Рөстәм Миңнеханов районнар буенча эш сәфәре ахырында журналистлар белән хис-кичерешләрен уртаклашты.
Язгы кыр эшләре барышын, терлекчелек тармагын, шәхси хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында эш барышы белән таныштык. Алабуга терлек баш санын арттыру, үсемлекчелек тармагын үстерү буена җитди эш алып бара. Ә Мамадышта бу процесслар активрак бара. Алабуга һәм Мамадыш районнарында күп уңай якларны үрнәк итеп алырга мөмкин, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы Мамадыш районы агросәнәгать активы белән очрашкач, Олыяз авылында булды, анда лицейда капиталь ремонт барышы белән танышты. Бүген бу гомуми белем бирү учреждениесендә 160 укучы белем ала. Лицей бинасы 1981 елда төзелгән, капиталь ремонтка 12,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Президент Миңнеханов ремонт эшләре барышы белән танышкач, лицейның ярдәмче хуҗалык җир участокларын карады, анда укучылар төрле авыл хуҗалыгы культураларын үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X