Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта сыер саву осталары ачыкланды

Районыбызның машина белән саву операторлары һәм көтү яңарту технологлары һөнәри осталыкта көч сынадылар. Әлеге конкурс кичә "Шакирҗанова" КФХ базасында үткәрелде. "Шакирҗанова" КФХ-ның Урта Кирмән авылындагы җәйге лагерына районның иң алдынгы сыер савучылары һәм көтү яңарту технологлары җыелды. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны Анатолий Иванов сәламләп, аларга уңышлар теләде. Конкурска 20 машина...

Районыбызның машина белән саву операторлары һәм көтү яңарту технологлары һөнәри осталыкта көч сынадылар. Әлеге конкурс кичә "Шакирҗанова" КФХ базасында үткәрелде.

"Шакирҗанова" КФХ-ның Урта Кирмән авылындагы җәйге лагерына районның иң алдынгы сыер савучылары һәм көтү яңарту технологлары җыелды. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны Анатолий Иванов сәламләп, аларга уңышлар теләде.
Конкурска 20 машина белән саву операторы һәм шуның кадәр үк технологлар килгән.
-Бәйге операторларга да, технологларга да өчәр турда үткәрелә. Сыер савучылар аппаратны сүтеп-җыю, малны саву, сөтнең чисталыгы буенча ярышалар,- ди конкурсның жюри рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов.
Сыер саву аппаратын сүтеп җыярга конкурс өстәленә беренче булып Түбән Ушмадан "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыяте хезмәткәре Сания Насыйбуллина чыкты. Беренче биремне 3 мин 7 секунд эчендә башкарды ул. Башка берәү дә бу күрсәткечкә ирешә алмады.
- Терлекчелектә унбиш еллап эшлим. Соңгы ун ел аралыгында район күләмендәге әлеге бәйгедә җиңүләр яулап киләм. Биш тапкыр республика конкурсларында да җиңеп чыктым. Россия масштабында да уңышлы чыгыш ясадым,- ди Сания Насыйбуллина.
Ә көтү яңарту технологлары ясалма орлыкландыру, карточкалар тутыру буенча ярыштылар. Билетлар буенча имтихан тапшырдылар.
- Сорау чагыштырмача авыр, әмма таныш иде. Озак еллар эш тәҗрибәсе булгач, уңышлы тапшырдым,- ди "Нократ" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлекчәсе көтү яңарту технологы Амур Гатин.
Әлеге конкурс районның авыл хуҗалыгы тарихында 27нче тапкыр үткәрелә. Быел ярыш яшь һәм өлкән белгечләр арасында барды. Иң яшь терлекче "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсеннән Светлана Козлова иде. Ә иң өлкәннәре "Тәкәнеш" агрофирмасыннан Рәзимә Ганиева белән Наилә Газизова. Аларның берсенә 48, икенчесенә 47 яшь.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев әйтүенчә, бу тармакка килүче яшь белгечләр файдасына бүгенге көндә шактый мөмкинлекләр бар.
Сыер савучылар арасында иң күп баллны Сания Насыйбуллина туплады. Ул Шәледә үтәчәк республика бәйгесендә районыбыз данын яклаячак. Икенче урында "Шакирҗанова" КФХ терлекчесе Гөлфия Галимуллова. "Азык-төлек корпорациясе"ннән Гөлфинә Хамашова өченче булды. Яшьләр арасында аерым йомгак ясалган иде. "Семиозерка"дан Галина Кушаев-беренче, "Рассвет"тан Ольга Красильникова-икенче, "Хәсәнов" хуҗалыгыннан Гөлгенә Хәйруллина өченче булдылар.
Технологлар арасында беренчелекне "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе технологы Леонид Давыдов яулады. Икенче урынга "Азык-төлек корпорациясе"ннән Ринат Кәбиров чыкты, "Хәсәнов" хуҗалыгыннан Илхам Хәбрахманов өченче булды.
Җиңүчеләргә район башлыгы Анатолий Иванов мактау тасмалары, грамоталар тапшырды. Тагын да зурырак хөрмәт аларга район Сабан туенда күрсәтеләчәк. Ярышларда катнашкан һәркем акчалата премиләргә лаек булды. Бәйгедә катнашучылар Урта Кирмән авылы сәнгать осталары әзерләгән концерт программаларын да тамаша кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев