Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта Сабантуй

Табигать-ана быел мамадышлыларны һәм бәйрәм кунакларын чын сабантуйча һава торышы белән сөендерде. Сюрпризлар аның белән генә дә төгәлләнмәде. Яңа уеннар һәм бәйгеләр, үзенчәлекле композиция һәм яңа баш батыр. Барысы хакында безнең хәбәрчеләребез материалында. Сабантуй көне иртәдән үк кояш елмаюыннан башланды. Шуңа күрә бәйрәмнең беренче сәгатьләреннән үк мәйданга күпсанлы халык җыелды....

Табигать-ана быел мамадышлыларны һәм бәйрәм кунакларын чын сабантуйча һава торышы белән сөендерде. Сюрпризлар аның белән генә дә төгәлләнмәде. Яңа уеннар һәм бәйгеләр, үзенчәлекле композиция һәм яңа баш батыр. Барысы хакында безнең хәбәрчеләребез материалында.

Сабантуй көне иртәдән үк кояш елмаюыннан башланды. Шуңа күрә бәйрәмнең беренче сәгатьләреннән үк мәйданга күпсанлы халык җыелды. гадәт буенча, бәйрәм ат чабышлары белән ачылды. Бу - сабантуйның иң күңелле, иң дулкынландыргыч мизгелләре. Чөнки егетләр чабышкы дусларын узышларга ел дәвамында әзерлиләр. Эш атлары арасында алдынгылыкны быел "Нократ" агрофирмасының Ямашев исемендәге бүлекчәсеннән Олег Шалапаев җитәкчелегендә биш яшьлек Очкын алды. Ярымтокымлылардан финиш сызыгына беренче булып Азык-төлек корпорациясеннән Альфред Төхвәтуллин иярләгән Линда килеп җитте.
Иң кечкенә мамадышлылар арасында җитезләрне әле бәйрәм тантаналы төстә ачылганчы ук билгеләделәр. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең йөгерешләре, картингчыларның узышлары үткәрелде.
Бәйрәмнең төп өлеше махсус әзерләнгән композиция белән ачылды. Аны якташыбыз, җырчы Ильяс Халиков башлап җибәрде. Районыбызның иң сәләтле балаларын, Яр Чаллы шәһәреннән килгән гимнастларны, "Сәйдәш" иҗат төркемен берләштергән музыкаль композиция бәйрәмдә катнашучыларны битараф калдырмады.
Алга таба муниципаль район башлыгы сәламләде.
Милли бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар: РФ Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Радик Ильясов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков чакырылган иде.
Геннадий Глушков район башлыгы Анатолий ивановка "2011 елда ТРдагы иң төзек шәһәр" бәйгесе нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә диплом тапшырды. Күктә Сабантуй аләме җилфердәде. Быел аны 2011 елгы Сабантуй батыры Николай Филиппов, 2012 елның Кыр батыры Николай Игнатьев һәм сыер савучылар бәйгесе җиңүчесе Сания Насыйбуллина күтәрделәр.
Сабантуй - игенчеләрнең язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясала торган, гасырлардан күчеп килгән сабан бәйрәме. Бу юлы да анда иң алдынгылар хөрмәтләнде. Районыбыз икътисадый зоналарында җиңү яулаган биш механизатор 50шәр мең сум күләмендә премияләргә ия булды. Шунда ук иң яхшы белгечләр, сыер савучылар һәм көтү яңарту технологлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Чараның тантаналы өлеше тәмам, мәйданда традицион ярышлар, уеннар башланды. Мамадышлылар милли бәйрәмебезне халкыбызның гореф-гадәтләреннән читкә тайпылмы оештырырга ярата. Икътисадый зоналар авыл өйләре, ишегаллары күренешләрен әзерләгән иде. Аларның һәркайсында килгән кунаклар милли ризыклардан авыз итә алды.
Туган ягында үтүче бәйрәмне тамаша кылырга бу көнне Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины, "Арабелла" корабленең капитаны Роман Лизалин да кайткан иде.
Сабантуйда төрле концерт программалары да карарга була. Бер мәйданда фольклор осталары чыгыш ясаса, икенче сәхнәдә якташларыбыз Ринат Рәхмәтуллин белән Ильяс Халиков тамашачы күңелен күрә. Осталар шәһәрчеге эшли. балалар мәйданчыгында сабыйлар өчен ял чаралары оештырылган.
Ә шул ук вакытта мәйданда милли уеннар һәм бәйгеләр гөрли. Һәркайсында катнашырга теләүчеләрдән озын-озын чиратлар тезелгән:
Катыктан акча эзләү, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннардан тыш башка бик күп яңа төр бәйгеләр дә оештырылган иде. Аларның кайберләрендә хәтта гаилә белән дә катнашырга була. антоновлар, мәсәлән, бер-берсен арбада тартыштылар:
Бу урында тагын бер гаилә үз көчен сыный. Кече Кирмәннән Фатыйховлар утын яру осталыгын күрсәтттеләр.
Бәйрәм кунакларыннан иң җитезләр әтәч куып тотуда катнашты. Үзен батырдай хис иткәннәре бассейнга балык тотарга чумды.
Мәйданның икенче башында яшьләр капчык белән сугыша, гир күтәрәр, кул көрәштерә. Ә курку белмәс егетләр багана башына менеп, мәйданны югарыдан күзәтә. Алар арасында күпчелекне Түбән Ушмалылар тәшкил итә.
Багана башына 13 секунд эчендә менеп җитеп, беренчелекне Айрат Фатыйхов алды.
Һәрвакыттагыча, иң кискен ярыш милли көрәш келәмендә барды. Яшьләр арасында абсолют батыр исемен Данис Нигъмәтҗанов яулады. Яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында барган бил алышулар ахырына якынлашты. Ирләр арасында батыр исемен алу өчен Евгений Филатов белән Яңа Оча авылыннан Максим Степанов очраштылар. Беренчесе 90 килограммнан авыррак үлчәү берәмлегендә көч сынашкан булса, соңгысының авырлыгы - 75 килограмм. Шуңа да карамастан спортчыларга көрәш җиңел бирелмәде. Һәм, ниһаять, бездә быел яңа җиңүче! 2012 елның баш батыры исеменә Максим Степанов лаек булды. Ул бүген спорт остасы таныклыгы гына алып калмады, җилкәсенә Сабантуй батыры өчен әзерләнгән иң төп бүләкне дә салды.
Сабун туе барлык халыкларны үзенең матурлыгы, күңелле ярышлары, дәртле җыр биюләре белән берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев