Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадышта Җиңү парады узды

Мамадыш районында Җиңүнең 67нче язын 115 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 467 солдат толы, 1988 тыл хезмәтчәне каршы алды. Районыбызда бәйрәм митинглары 8нче май көнне башланды. Бу көнне алар барлык авыл җирлекләрендә дә узды.Ә 9нчы май көнне, традиция буенча, мамадышлылар бәйрәм парадын күзәтергә шәһәребезнең үзәк урамына җыелдылар. 10 сәгатьтә оешма-предприятиеләр коллективларыннан...

Мамадыш районында Җиңүнең 67нче язын 115 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 467 солдат толы, 1988 тыл хезмәтчәне каршы алды. Районыбызда бәйрәм митинглары 8нче май көнне башланды. Бу көнне алар барлык авыл җирлекләрендә дә узды.Ә 9нчы май көнне, традиция буенча, мамадышлылар бәйрәм парадын күзәтергә шәһәребезнең үзәк урамына җыелдылар. 10 сәгатьтә оешма-предприятиеләр коллективларыннан тезелгән колонна ветераннар яныннан узды. Зур хөрмәткә лаек булган өлкәннәргә театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Анда сугышның барлык этаплары гәүдәләндерелде.

Бөек Җиңү көне белән ветераннарны, мамадышлыларны район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар, утлы коралдан залп яңгырады. Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салынды.
Бәйрәмдә катнашучылар ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр бүген. Совет урамында фотокүргәзмә, фольклор ишегаллары, сәүдә рәтләре эшләде. Балалар өчен электромобильләрдә йөрү мөмкинлеген тудырдылар.
12 сәгатьтә үзәк мәйданда җиңел атлетика эстафетасына старт бирелде. Шушында ук аның җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр.
Мамадышта бәйрәм чаралары төн уртасына кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев