Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш сабыйлары "Египет" биюе өчен гран–при алды

"Балалар таланты салават күпере" фестивале район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча үткәрелә башлады. Быел аның 4нчесен оештырдылар. Конкурс мәктәпкәчә белем үчрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр арасында җыр, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча уза. Катнашучылар арасында шуларның барысын берьюлы колачлаучылар да бар. Мәсәлән, Искәндәр Зиннуров, әнә шундыйлардан. Ул тамашачыга җырлап та күрсәтте, дуслары...

"Балалар таланты салават күпере" фестивале район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча үткәрелә башлады. Быел аның 4нчесен оештырдылар. Конкурс мәктәпкәчә белем үчрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр арасында җыр, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча уза. Катнашучылар арасында шуларның барысын берьюлы колачлаучылар да бар. Мәсәлән, Искәндәр Зиннуров, әнә шундыйлардан. Ул тамашачыга җырлап та күрсәтте, дуслары белән күмәк биюдә дә катнашты, сәхнәгә нәфис сүз остасы буларак та чыкты.

Сабыйларның талантларын, мөмкинлекләрен ачуны, үстерүне максат иткән конкурс иң элек зоналарда башланып киткән иде. Жюри рәисе Алена Смирнова хәбәр итүенчә, быелгы бәйге 7 яшькә кадәрге 400 ләп баланы берләштергән. Конкурсның барлык этапларында 250 гә якын сәхнә номерын бәяләгәннәр.

59 сәхнә номеры финал өлешендә катнашу хокукын ала. "Иң яхшы" дип бәяләнгән 33 чыгышны гала-концертта да күрергә мөмкин иде.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга, шулай ук актив катнашучыларга, балаларның музыка җитәкчеләренә мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Беренче урынга Искәндәр Зиннуров, Миша Кугарчинов, Айзирә Гыйззәтуллина, Радик Михайлов, Ленар Фазырахманов чыгышлары, "Бәләкәч", "Кояшкай", "Одуванчик" коллективларының биюләре лаек булды.

Быел беренче тапкыр гран-при номинациясе дә кертелгән иде. Әлеге исемне "Әкият" балалар бакчасының хореография төркеменә "Египет биюе" өчен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X