Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мамадыш райпосы кәнәфиенә Людмила Уразлина утырды

Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятендә - яңа җитәкче. Идарә рәисе итеп Людмила Уразлина сайланды. Бу хакта узган атна җомгасында үткән җыелышта билгеле булды. Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте коллективының әлеге чарага җыелуы идарә рәисен сайлау ниятеннән иде. Аңа кадәр коллектив алдында торган бурыч һәм максатлар турында сүз алып барылды. Җыелыш эшендә районыбыз...

Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятендә - яңа җитәкче. Идарә рәисе итеп Людмила Уразлина сайланды. Бу хакта узган атна җомгасында үткән җыелышта билгеле булды.

Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте коллективының әлеге чарага җыелуы идарә рәисен сайлау ниятеннән иде. Аңа кадәр коллектив алдында торган бурыч һәм максатлар турында сүз алып барылды. Җыелыш эшендә районыбыз башлыгы, район кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Анатолий Иванов һәм "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Госман Идиятов та катнашты.
- Иван Петрович җитәкчелегендә коллектив яхшы күрсәткечләргә ирешеп килде. Сезнең алда шушы дәрәҗәне саклау бурычы тора,- ди Госман Идиятов.
Соңыннан коллективка яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфаны Людмила Уразлина башкарачак. Ул 1979нчы елда туган, әлеге системада 1999нчы елдан бирле эшли. 2006нчы елда читтән торып Казан кооператив университетын тәмамлый, бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит белгечлеге ала. Җәмгыятьтә эшләү дәверендә эш башкаручы, сәүдә базасында бухгалтер, планлаштыру-анализлау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара. 2002нче елның августында райпоның профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана.
Азактан Людмила Уразлинага яңа вазыйфада уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев