Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кыюларга юллар киң

Районыбыз эшмәкәрләренә һәм фермерларына эшмәкәрлекне, кече бизнесны киңәйтүнең төрле юллары һәм мөмкинекләре турында аңлаттылар. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында үткән семинар-киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә төрле яклап якын килделәр. Чара мәдәният йортының спорт залында оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Район җитәкчелеге лизинг компанияләрен, банкларны, җитештерү җайланмалары һәм техникалары тәкъдим итүче...

Районыбыз эшмәкәрләренә һәм фермерларына эшмәкәрлекне, кече бизнесны киңәйтүнең төрле юллары һәм мөмкинекләре турында аңлаттылар.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова
Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында үткән семинар-киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә төрле яклап якын килделәр. Чара мәдәният йортының спорт залында оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Район җитәкчелеге лизинг компанияләрен, банкларны, җитештерү җайланмалары һәм техникалары тәкъдим итүче оешмаларны чакырган. "Да Милк Агро" җәмгыятенең җайланмалар буенча инженеры Әхәт Галиев, мәсәлән, үзләре алып килгән сыер саву, сөт саклау аппаратлары белән күпләр кызыксынуын, шунда ук шактый гына эш башларга җыенучыларның алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләшеп китүләрен билгеләп үтте. "Эшмәкәрлекнең һәм башлап килүче фермерларның эшләрен киңәйтү, аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән мондый зур күргәзмәләр оештыручыларны күргән юк иде әле. Гадәттә, зур һөнәри күргәзмәләргә генә йөрибез. Районнарда мондый зур чараны сез беренчеләрдән булып үткәрәсез",-ди "Славянский двор" станок-сәүдә фирмасы филиалы начальнигы Дмитрий Евстягин. Әлеге семинар-киңәшмәне оештырып, район җитәкчелеге бер дә ялгышмаган, киресенчә, әлеге фикерләре аларның бар ышанычларын аклады, дияр идем. Нәкъ алдан уйлаганча килеп чыкты бит: һәркем үзенә кирәкле күп мәгълүмат алды биредә. Шәхси эшмәкәр Мансур Әхмәтшин, мәсәлән, теплица бизнесы белән кызыксынды: "Артык көч сарыф итми генә, никадәр уңышка ирешеп, табыш алып була бит"-ди ул. Дистә елдан артык район сәүдә нокталарын икмәк-булка эшләнмәләре белән тәэмин итеп килүче "Радуга" ҖЧҖ директоры Рафаэль Галиевның да карап торышка һәр эше җайга салынган сыман. Баксаң, аның кебекләр өчен дә күргәзмә бик күп яңалыклар табарга мөмкинлек биргән. "Оешма киңәйгәннән-киңәя бара. Хәзер безгә бульдозер белән трактор алу турында уйлар чак җитте. Шуңа лизинг программасы белән таныштым",-ди ул "Радуга"ның киләчәген күзаллап. Гомумән, тәкъдимнәр, алар белән бергә шунда ук кабул ителгән карарлар күп булды чарада. ТР Инвестицион үсеш агентлыгының эшмәкәрлек үсеше идарәсе начальнигы Алексей Угаров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләр реструктуризациясе һәм агробизнес үсеше бүлеге начальнигы Александр Молокин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Валерий Герасимов, "Алабуга" МИЗ резидентлар белән эшләү идарәсенең әйдәүче эксперты Рәис Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрземанов, "Мамадыш муниципаль районының туризм үзәге" автоном учреждениесе җитәкчесе Сирень Ибраһимов эшмәкәрлекне үстерү перспективалары һәм төрле яклы ярдәмнәр турында сөйләделәр. Алексей Угаров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, дәүләт тарафыннан төрле программалар кысаларында ярдәмнәр алу буенча Мамадыш районы Казан, Яр Чаллы һәм Сабадан соң дүртенче урында тора. Муниципаль район башлыгы Анатолий иванов семинарда катнашучыларны анда күрсәтелгән һәм телгә алынган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска, һәркайсыннан уңышлы файдаланырга чакырды: "Иң мөһиме, кыюлык кирәк. Ә мөмкинлекләр теләсә кайсы юнәлештә җитәрлек булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев