Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Ишки авылында мәчет ачылды

Бүген күпләр зур, игелекле эшнең нәтиҗәсенең шаһитләре була алдылар. Әлеге авыл тарихы өчен бу онытылмаслык вакыйга. Моңа кадәр ишкилеләр өчен гыйбадәт кылу урыны булып көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү бинасыннан үзгәртеп корылган урын тора иде. Бинага манара куела да, биредән азан аһәңе тарала башлый. Ләкин ул халык күңеленә ятып бетми, чөнки тиешле...

Бүген күпләр зур, игелекле эшнең нәтиҗәсенең шаһитләре була алдылар. Әлеге авыл тарихы өчен бу онытылмаслык вакыйга.

Моңа кадәр ишкилеләр өчен гыйбадәт кылу урыны булып көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү бинасыннан үзгәртеп корылган урын тора иде. Бинага манара куела да, биредән азан аһәңе тарала башлый. Ләкин ул халык күңеленә ятып бетми, чөнки тиешле җирдә урнашмаган һәм инде уңайлыклары да җитеп бетми. Ә бүген исә ыспай, пөхтә авыл уртасында нур өстенә нур өстәп яңа мәчет сафка бастырылды.
Коръәннең кадерле аятьәре белән башланып киткән тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, районыбызның иам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев , мәхәллә имамы Рәшит хәзрәт Фәйзриев,мәчетне салуда үз өстенә барлык чыгымнарны алган якташыбыз, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Ранис Нәкыйп улы Шәрипов һ.б. хөрмәтле затлар катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе үз чиратында район башлыгы исеменнән Ишки авылы җирлеге халкын Корбан бәйрәме белән котлап узды.Чит төбәктә яшәп тә күңеле белән туган якларында булган Ранис Шәриповка рәхмәтен җиткерде.
Төзелешнең әйдәманы булган Ранис Шәрипов та якташларына котлау сүзләрен ирештерде. Алай гына да түгел мәчет карамагына, булачак чыгымнарны күз уңында тотып 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм дә тапшырды.
Мәчетнең тәүге нигез ташы салынганнан бирле нибары 3 ай узды. Әлеге кыска вакыт эчендә бина кулланылышка тапшырылды һәм ул үзенең халкын, әби-бабайларыбызны , яшьләребезне үз канаты астына алырга әзер.
Мәчеткә узу өчен символик тасманы кисү вазыйфасы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовка ,мәхәллә имамы Рәшит хәзрәт Фәйзриевка йөкләнде. Халык тәкъбир әйтеп алга ургылды. Ә эчтә өммәттәшләребез хозурына туй үткәрергә әзерләнгән йорт сыман зиннәтләндерелгән бүлмәләр тапшырылды. Биредә тулысынча җиһазландырылган, ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым урын каралган.
Районыбызның имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев сүзләренә таянсак, мәчеткә йөрү , әлбәттә фарыз гамәл. Мәчеткә йөрү- җәннәткә кертә торган, ачкыч диде ул.
Ачылышта катнашкан һәркем вәгазьләнеп кенә калмыйча, мәчет намазында да катнаша алды.
Мәчет салу эшендә янып йөргән якташыбызның әти-әниләре бүгенге шатлыклы вакыйганың тере шаһитләре булу бәхетенә ирешә алмадылар. Ләкин аларның исемнәре ишкилеләр күңелендә мәңге сакланачак, чөнки аларның уллары Ранис Шәрипов тарафыннан әлеге мәчеткә " Нәкыйп Асиясе" исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X