Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Фестиваль инвалидларны берләштерде

Шәһәребезнең Җиңү паркында физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен фестиваль - Сабантуй үтте. Мондый чара инде төбәгебездә 5нче ел рәттән уздырыла. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган Сабантуе балалар башкаруындагы композициядән башланды. Соңрак аларны үзешчән җырчылар, ветераннар хоры һәм "Кышкы чия" ансамбле алыштыра... Фестивальгә килүчеләрне беренчеләрдән булып район башлыгы Анатолий Иванов...

Шәһәребезнең Җиңү паркында физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен фестиваль - Сабантуй үтте.
Мондый чара инде төбәгебездә 5нче ел рәттән уздырыла.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган Сабантуе балалар башкаруындагы композициядән башланды. Соңрак аларны үзешчән җырчылар, ветераннар хоры һәм "Кышкы чия" ансамбле алыштыра...
Фестивальгә килүчеләрне беренчеләрдән булып район башлыгы Анатолий Иванов сәламләп, күңелле яллар теләде.
- Бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чиклеләргә игътибар зур. Шәһәребездә төзетлеп килүче яңа мәктәптә дә барлык уңайлыклар күздә тотыла. Ел саен азмы-күпме ярдәм күрсәү ниятеннән марафон оештырабыз,- ди район башлыгы.
Анатолий Иванов район тормышында актив катнашкан физик мөмкинлекләре чиклеләргә, төрле чаралар үткәрүдә иганәлек ярдәме күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды...
Изге теләкләрен Сабантуена килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков та җиткерде. Рәсми өлештән соң бәйрәм чарасы сәхнә номерлары һәм уеннар белән дәвам итте.
Фестивальгә килүчеләр күзне бәйләп бүләк кисү, армспорт, канат тарту, гир күтәрү, йөгерү кебек уеннар, спорт ярышларында катнаштылар. Җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X