Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Бухгалтер булып туган

Әлеге сукмаклар Резеда Шамил кызы Сабированы һәр иртәдә яраткан эш урынына алып килә. Мамадыш ТКХ җәмгыятендә баш бухгалтер вазыйфасын башкара ул. Коллективта эшли башлаганына 2 ел ярым булган. Героебыз тумышы белән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан. Туган ягында 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1973нче елны совет сәүдәсе техникумына укырга...

Әлеге сукмаклар Резеда Шамил кызы Сабированы һәр иртәдә яраткан эш урынына алып килә. Мамадыш ТКХ җәмгыятендә баш бухгалтер вазыйфасын башкара ул. Коллективта эшли башлаганына 2 ел ярым булган.

Героебыз тумышы белән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан. Туган ягында 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1973нче елны совет сәүдәсе техникумына укырга керә.
Техникумны 1977нче елда кызыл диплом белән тәмамлый Резеда Шамил кызы. Аннан 1 ел Кама урман хуҗалыгы бистәсендә технолог булып эшли. Шул чорда читтән торып югары уку йортына керә. Аны икътисадчы булып тәмамлый ул. Студент елларында туган авылында бухгалтер вазыйфасын башкара. 1983нче елдан героебыз кабаттан мамадышта. Озак еллар район кулланучылар җәмгыяте системасында баш бухгалтер булып эшли. Берара янгын частенда да шушы ук вазыйфаны башкара. Ә соңгы 2 ел ярым гомере, инде искәрткәнчә, Мамадыш ТКХ җәмгыяте белән бәйле.
Резеда ханымның тормыш иптәше Хәниф Сабиров шулай ук Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылыннан. Алар дусларының туенда таныша. Ике ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Бу вакыйгадан соң инде 30 ел гомер үткән.
Резеда ханымга эштә гел компьютер алдында гына утырырга туры килә. "Замана техникаларына ияләнү миңа җиңел бирелә",- ди героебыз. Төрле программаларны тиз арада үзләштереп, хезмәттәшләремне дә өйрәтәм,- ди Резеда Сабирова. Төгәллекне үзе генә яратып калмый, ә кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә.
2013нче ел Резеда Сабирова өчен аеруча истәлекле ел. Бу көннәрдә ул 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Күпсанлы теләкләргә безнең коллектив та ихластан кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев