Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Бер сарык алты бәрән китергән

Арташ авылында яшәүче Хәлим Кашапов хуҗалыгында бер сарык 6 бәрән китергән. Бүгенге көндә аларның бишесе исән-сау. Бу хәлне безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты. Сарык малы гадәттә 1 яки 2 бәрән китерә. Сирәк кенә бәтиләрнең саны өчкә дә тулырга мөмкин. Әмма алар өчен 6 бәрән китерү гомумән дә ят күренеш....

Арташ авылында яшәүче Хәлим Кашапов хуҗалыгында бер сарык 6 бәрән китергән. Бүгенге көндә аларның бишесе исән-сау. Бу хәлне безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.

Сарык малы гадәттә 1 яки 2 бәрән китерә. Сирәк кенә бәтиләрнең саны өчкә дә тулырга мөмкин. Әмма алар өчен 6 бәрән китерү гомумән дә ят күренеш. Мондый хәлне ишеткәнем юк иде әле, ди Арташ авылында гомер кичерүче Хәлим Кашапов.
- Бу сарык үзебезнең нәсел. Ул элекке елларда да тамашалар күрсәтә иде инде. Өченче елны 4 бәрән китерде, узган ел аларның саны бишәү иде, ә быел гомумән дә алтыга тулды. Кызганычка каршы, аларның берсе үлде, калганнары әйбәт кенә йөгереп йөри,- ди Хәлим Кашапов.
Хәлим абый хуҗалыгында 7 баш сарык малы асрый. Башкаларының бу кадәр санда бәрән китергәне юк, ди ул. Иң күп дигәнендә өчәү була икән.
- Ходай кодрәтедер инде бу. Тагын нәрсә белән аңлатасың? Кайбер хатын-кызлар да 4-5 бала алып кайта, икенчеләре бу бәхеткә гомумән дә ирешмәскә мөмкин,- ди.
Бәрәннәргә 1 ай тулып килә. Гәүдә зурлыклары бишесенеке дә бер чама. Көндез үзләренең печән бакчасында йөриләр. Хәзерге көндә яшел азык та ашый башлаганнар. Ә сөтне өстәмә рәвештә бирергә туры килә икән.
- Булышмыйча булмый. Өч бәрән булганда аларга сөтне сарык үзе дә җиткерә. Әмма 5 бәрән булганда сөт азрак эләгә. Шуңа да өстәмә рәвештә сыер сөте бирәбез,- ди.
Хәлим абый Кашапов Арташ зонасында егерь булып эшли. Умарталар тота. Улы Наил дә әтисеннән калышмый икән. Алар икесе дә табигатьне, кош-корт, җәнлекләрне яраталар. Бу бөркетне алар үзләре үстергән.
- Давылдан соң агач сынып, бөркет оясы җиргә төшкән иде. Анда ике йомырка таптым. Берсе ватылган иде, исәнен өйгә алып кайттым. Инкубаторда чыгардык. Хәзер менә әйбәт кенә үсеп килә. Фаразлавыбызча, бу бөркетнең могильник төре,- ди Наил Кашапов.
Бөркеткә Байкал исеме биргәннәр. Ул 6нчы май көнне туган. Хәзерге вакытта көнгә уртача 1 кг ит ашый икән. Көндез Байкал канатларын ныгыта, очарга өйрәтәләр. Киләчәктә Кашаповлар аны ауда кулланырга исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X