Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Барактан– яңа йортка

"Мамадыш" совхозының иске баракларында яшәп арган кешеләр, йорт тантаналы ачылуга ук, анда күченә дә башладылар. Бәхетне ычкындырудан курыккан сыман, диван, карават һәм башка җиһазлар яңа бүлмәләргә урнашты. Мәктәп урамы, 14нче йорт, 3нче позиция адресы буенча шимбә көнне бик күп халык җыелды. 30 фатирлы йортны ачу тантанасы авария хәлендәге өйләрдән күченүчеләр...

"Мамадыш" совхозының иске баракларында яшәп арган кешеләр, йорт тантаналы ачылуга ук, анда күченә дә башладылар. Бәхетне ычкындырудан курыккан сыман, диван, карават һәм башка җиһазлар яңа бүлмәләргә урнашты.

Мәктәп урамы, 14нче йорт, 3нче позиция адресы буенча шимбә көнне бик күп халык җыелды. 30 фатирлы йортны ачу тантанасы авария хәлендәге өйләрдән күченүчеләр өчен олы тантанага әверелде. Совхозның Яр буе урамындагы баракларда яшәүчеләр әлеге вакыйганы бигрәк озак көткәннәр шул.
Кечкенә генә мәйданлы торакларда өчәр буынга бергә яшәргә туры килгән. 20 квадрат метрлы иске барактан соң, 64, 73 квадрат метр мәйданлы өр-яңа фатирга күчү-күпләрнең гомерлек хыялы! Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин кулыннан ачкыч алган мизгелдә бу кешеләрнең йөзләрендә бәхет, шатлык нурлары балкыды. Вәкаләтле затлар әлеге йортның яхшы сыйфатлы булуын әйттеләр. Объект "Мамадыштөзү" ЯАҖе тарафыннан кыска срокларда сафка баскан. Ачу тантанасында предприятиенең алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмнең төп геройлары әлбәттә- яңа йортка күчүчеләр. 23нче санлы ике бүлмәле фатирга Мәгъсүмовларның яшь гаиләсе ия булды. Фәрит белән Лилия моннан җиде ел элек бәхет эзләп Түбән Кама якларына юл тоталар. Тик әлеге адымның ялгыш булганлыгын вакыт исбатлый. Чит шәһәрдә алар беркемгә дә кирәк түгел, ә кече Ватанның көннән-көн яхшырганын, чәчәк атканын алар күрми мени?! Яшь гаилә ике ел элек социаль ипотекага чиратка баса. Икенче балалары тугач, дәүләт ярдәменең барлык чараларын алгач, Мәгъсүмовлар фатирлы да булалар.
Яшь гаилә канәгать: янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп, бер сүз белән әйткәндә, социаль инфраструктура объектлары барысы да кул сузымында гына.
Әлеге йорт совхоз территориясендә кулланылышка тапшырылган икенче яңа өй инде. Ел ахырына кадәр тагын сигез күп катлы йорт үз хуҗаларын табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев