Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Бал кортларын тыюлыкка кертәчәкләр

Мамадыш районы урта рус токымлы бал кортлары тыюлыгына әйләнергә мөмкин. Шулай булганда, төбәгебезгә башка токымлы кортлар кертелмәячәк. Бу турыда умартачыларның семинар-киңәшмәсендә мәгълүм булды. "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең умарталыгында хәзерге вакытта 130 баш корт гаиләсе исәпләнә. Әлеге хуҗалык Рәүф Йосыпов карамагында. -Умартачылык белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Әтием дә умартачы иде. Эш серләренә аңардан...

Мамадыш районы урта рус токымлы бал кортлары тыюлыгына әйләнергә мөмкин. Шулай булганда, төбәгебезгә башка токымлы кортлар кертелмәячәк. Бу турыда умартачыларның семинар-киңәшмәсендә мәгълүм булды.

"Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең умарталыгында хәзерге вакытта 130 баш корт гаиләсе исәпләнә. Әлеге хуҗалык Рәүф Йосыпов карамагында. -Умартачылык белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Әтием дә умартачы иде. Эш серләренә аңардан өйрәндем,- ди Рәүф абый. Нәкъ менә бирегә чәршәмбе көнне районның иң көчле умартачылары җыелды. Алар илледән артык. Ә гомумән, төбәгебездәге умартачылар саны 710 икән. Алар исәбенә 14 мең корт гаиләсе туры килә. "Әмма бу рәсми саннар гына",- ди районның умартачылык буенча баш дәүләт инспекторы Нурулла Гыймазов. Чынлыкта аларның саны 20 мең баштан артып китә икән.
Семинар-киңәшмәгә килүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исмәгыйлев сәламләде. Аның искәртүенчә, әлеге тармак бүгенге көндә үзен аклый торган өлкәләрнең берсе.
- Умартачы һөнәрен иң авыр хезмәтләрнең берсе дип әйтер идем. Дөрес, кереме дә бар. Әмма корт гаиләләре зур тырышлык таләп итә. Узган ел умартачылар тарафтан 700 тонна бал җыеп алынды. Продукциянең 500 тонна чамасы сатылган. Бу якынча 150 млн сум дигән сүз,- ди Ришат Исмәгыйлев.
Аның әйтүенчә, быел дәүләт ярдәмен алучылар исемлегенә 11 умартачы язылган. "Шуларның һичьюгы биш-алтысы гына булса да субсидия ала алса, зур ярдәм булыр иде",- ди Ришат Исмәгыйлев.
Киңәшмә алга таба тәҗрибә уртаклашу рәвешендә дәвам итте. Нурулла Гыймазов әйтүенчә, хәзерге көндә умартачылык өлкәсендә акарапидоз авыруына каршы көрәш бара. Бүгенге очрашуда аны дәвалау ысуллары хакында да сөйләштеләр. Биредә күтәрелгән тагын бер мәсьәлә- читтән кортлар һәм аларга кирәк-яраклар кертмәү. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу уңайдан хат та язылган. Аның асылы- төбәгебезне урта рус токымлы кортлар үрчетүче тыюлыкка әйләндерү. Шул чакта, районда башка токымлы кортлар калмаячак. Ә урта рус токымлы корт гаиләләре асраучы умартачыларга субсидия биреләчәк икән. Кыскасы, әлеге өлкәдә планнар шактый. Мәсәлән, "АпиРус" компаниясе вәкиләре Мамадышта җитештерү цехы ачарга ниятли. Аларның хыяллары чынга ашса, төбәгебез Россия умартачыларының тәҗрибә алу үзәгенә әверелергә мөмкин. Хәер, болай да безнең район инде ничә еллар бу өлкәдә әйдәп бара. Әлеге семинарга да өстәмә белем алу өчен Алабуга, Сарман һәм Тукай районнарыннан белгечләр килгән иде.
- Бүгенге семинарны бик яхшы билгесенә бәялим. Монда килүемнең сәбәбе- алдынгы район умартачыларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашу,- ди Тукай районының умартачылык буенча баш дәүләт инспекторы Светлана Латыпова.
ТР умартачылык идарәсе генераль директорының урынбасары Анатолий Гамзов фикеренчә, Россия буенча умартачылык өлкәсендә алдынгы урында баручы Мамадыш районында көчле белгечләр шактый. Димәк, өйрәнерлек кешеләр эзләп ерак йөрисе түгел. Бер үк вакытта бүгенге чараның да әһәмияте зур.
- Мондый семинарлар юкка гына даими рәвештә үткәрелми. Умартачылар монда әйтелгәннәрне өйрәнеп, эш алымнарында кулланырга тиеш. Бары шул чакта гына яңа уңышлар хакында сөйләшергә мөмкин,- ди Анатолий Гамзов.
Семинар азагында быелга бурычлар билгеләнде. Шуларның иң мөһиме- бер корт гаиләсеннән җиде килограмм бал алу. Район киңәшмәсе барышында алдынгы умартачыларга мактау кәгазьләре дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев