Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Авылларны үстерү өчен акча һәм яхшы кадрлар кирәк

Муниципаль власть турысынча тормышка ашсын өчен озак еллар, ә бәлки дистәләгән еллар дәвамындагы эзлекле эш кирәк. Бу хәрәкәттә иң мөһиме-нигезен тәшкил итүче принциплардан читләшмәү, үз эшчәнлегеңне эзлекле һәм максатчан камилләштерә бару,-диде республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров бүген Мамадышта сигез районнның муниципаль берәмлекләре өчен оештырылган, төрле министрлыклар һәм хезмәтләр...

Муниципаль власть турысынча тормышка ашсын өчен озак еллар, ә бәлки дистәләгән еллар дәвамындагы эзлекле эш кирәк. Бу хәрәкәттә иң мөһиме-нигезен тәшкил итүче принциплардан читләшмәү, үз эшчәнлегеңне эзлекле һәм максатчан камилләштерә бару,-диде республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров бүген Мамадышта сигез районнның муниципаль берәмлекләре өчен оештырылган, төрле министрлыклар һәм хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясаган республика зона семинар-киңәшмәсендә.

Җирле үзадәрәләргә башта егермеләп төрле вәкаләт йөкләнгән булса, хәзер алар кырыкка җиткән. Әмма барлык очракларда да финанслар белән ныгытылып бетми. Мәскәүдә санап та караганнар: барлык вәкаләтләрне дә тормышка ашырып бетерү өчен, бюджетны икеләтә арттырырга кирәк икән. "Әмма болар гына үз-үзеңне юатырга сәбәп була алмый, сайлап куелганнар икән, авыл җирлекләре башлыклары халыкның мәнфәгатьләрен яклаучы калкан да булырга, бюджетларына акча кертүнең юлларын таба да белергә тиешләр," - муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең белемнәрен тулыландыру өчен оештырылган әлеге киңәшмәнең асылында шул фикер ята иде.
Минсәгыйт Шакиров муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген яхшырту юнәлешендә тормышка ашырылучы төп бурычларны да күтәрде. Аларның беренчесе-акча.
Икенче юнәлеш-муниципаль берәмлекләрне кадрлар белән тәэмин итү. Җирле үзидарәләр хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү буенча Казан федераль университетында махсус курслар оештырыла. Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр өчен университет эшли. Аларны чит илләргә дә өйрәнергә алып баралар.
Семинар-укуда чыгыш ясаучылар районыбыздагы җирле үзадарәләр эшчәнлеген югары бәяләделәр. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, бер төркем авыл җирлекләре башлыклары төрле министрлыкларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев