Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Авыл хоккее үсештә

Хоккей белән шөгыльләнү өчен бүгенге көндә авылларда да уңайлыклар тудырыла. Моны аеруча Түбән Ушма, Җәнлек совхозы, Түбән Сон авыллары мисалында әйтергә мөмкин. Елга яки буа өстендәге бозда хоккей уйнау, тимераякта шуу хәзерге көндә сирәк күренеш. Инде авылларга да пластиктан эшләнгән бортлы хоккей тартмачыклары үтеп керә башлады. Мамадыш районында аларның беренчесе...

Хоккей белән шөгыльләнү өчен бүгенге көндә авылларда да уңайлыклар тудырыла. Моны аеруча Түбән Ушма, Җәнлек совхозы, Түбән Сон авыллары мисалында әйтергә мөмкин. Елга яки буа өстендәге бозда хоккей уйнау, тимераякта шуу хәзерге көндә сирәк күренеш. Инде авылларга да пластиктан эшләнгән бортлы хоккей тартмачыклары үтеп керә башлады. Мамадыш районында аларның беренчесе моннан биш сезон элек Җәнлек совхозы бистәсендә ачылган иде. Бүгенге көндә районыбызда "Олимп" боз сараеннан тыш, 21 хоккей тартмачыгы исәпләнә, шуларның дүртесе пластиктан эшләнгән. Ел саен кышның беренче салкыннары башлану белән мәйданны әзерләү башлана. Аларда уеннар ныклап торып яз хакимлек итә башлаганчы сузыла.

Җәнлек совхозы төбәгенең "Берсут" хоккей командасын хәзерге көндә күрше районнарда да яхшы беләләр. Чөнки биредә иптәшләрчә очрашулар даими төстә үткәрелә, ди Рөстәм Корбангалин. Хоккей белән 50 дән артык үсмер, берничә дистә яшьләр һәм спорт ветераннары шөгыльләнә.
Команданың төп иганәчесе "Берсут" агрофирмасы. Быел мәсәлән, 20 комплект яңа майкалар вәгъдә иткәннәр. Әмма барлык чыгымнарны да алар гына каплап бетерә алмый,- ди тренер Илшат Габдрахманов. Тимераякларны төзәтү өчен дә аларга 70 км ераклыктагы район үзәгенә барып йөрергә туры килә.
- Хоккейда чыгымнар шактый таләп ителә. Формалар барысы да кыйммәт йөри. Алар тиз искерә, туза,- ди Илшат Габдрахманов.
Командада егетләр белән бер дәрәҗәдә үк Эльмира Талипова да шөгыльләнә. 6нчы сыйныф укучысы бер үк вакытта районның хоккей буенча кызлар җыелма командасында да уйный. Егетләргә каршы көрәшү тәҗрибәне арттырырга ярдәм итә,- ди спортчы.
- Бер дә кыен түгел. Егетләргә каршы уйнаганнан соң, кызлар белән уйнау җиңелрәк була,- ди Эльмира.
Җәнлек совхозы бистәсендә хоккей белән ныклап торып шактыйдан шөгыльләнсәләр, Түбән Сонда спортның әлеге төре 90 нчы еллар азагында үтеп керде. Иң элек агачтан ясалган хоккей тартмасында шөгыльләнде алар. Узган ел "Балкыш"ка чын мәгънәсендә бәхет балкыды дияргә мөмкин. Республика ярдәме белән мәктәп янәшәсендә 60ка 30 метр зурлыгындагы пластик бортлы хоккей мәйданы барлыкка килде. Ике чишенү бүлмәсе дә ясаганнар. Алар кышын җылытыла. Бик уңайлы, ди спортчылар.
Тренерлары Илшат Йосыпов әйтүенчә, биредә алка тавышы, тимераяк сызгыруы тынып та тормый диярлек. Рәсми төстә хоккей түгәрәге атнаның ике көненә билгеләнгән булса, яшүсмерләр һәркөнне килә икән. Ялларда кунакка кайтучылар да җыелгач, кечкенә генә турнирлар да үткәрәбез, ди Илшат Йосыпов.
- Командабызда өметле яшьләр шактый. Алар район җыелмасы составында да чыгыш ясыйлар. Республика, Идел буе ярышларын отарга өлеш керттеләр.
Быелгы уку елыннан Мамадыш мәктәпләренә район башлыгы инициативасы белән "Олимпиада 100" программасы кергәч, бозга йөрүчеләр саны тагын да арткан. Чөнки укучыларга тимераякта шуу буенча зачет тапшырырга туры киләчәк.
- Бездә элек тә тимераякта шуучылар күп иде. Ә менә "Олимпиада-100" программасы кергәч, аларның саны бермә-бер артты. Барысы да ярышларга әзерләнә.
"Олимпиада-100"нең төп максаты да нәкъ менә массакүләм спортны үстерү бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X