Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

“Хәзер җырлыйм!”

"Хәзер җырлыйм!" "Нократ" ("Вятка") район газетасының 95 еллык, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең 10 яшьлек юбилейларына багышланган җыр бәйгесе шулай атала. Ул 2012 елның декабрь аенда узачак. "Татмедиа" ААҖ филиалы аны эстрада җыры традицияләрен торгызу, башкаручыларда һәм тыңлаучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, дуэт башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, сәләтле башкаручыларны, иҗади коллективларны ачыклау һәм...

"Хәзер җырлыйм!"

"Нократ" ("Вятка") район газетасының 95 еллык, "Нократ дулкыннары" телерадиокомпаниясенең 10 яшьлек юбилейларына багышланган җыр бәйгесе шулай атала. Ул 2012 елның декабрь аенда узачак. "Татмедиа" ААҖ филиалы аны эстрада җыры традицияләрен торгызу, башкаручыларда һәм тыңлаучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, дуэт башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, сәләтле башкаручыларны, иҗади коллективларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларыннан оештырыла. Сезнең актив катнашуларыгызны көтәбез!

Бәйгедә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка хезмәт коллективлары вәкилләреннән торган парлар катнаша. Иң яхшы дуэт исемен яуларга махсус музыкаль белеме булмаган җырчы-дилетантлар гына дәгъва итә ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Үткәрү урыны: район мәдәният йортының концертлар залы. Дуэтларның чыгышлары 4 кешедән торган жюри тарафыннан 5 баллы система буенча бәяләнә. Ике номер нәтиҗәләре кушыла.

Бәйгенең шартлары: һәр дуэт ике җыр башкара: беренчесе-ТР дәүләт телендә (татар яки рус), икенчесе-70-90нчы еллардан чит ил башкаручылары репертуарындагы җыр. Җырның вакыты 4 минуттан артмаска тиеш. Музыкаль чыгыш алдан яздыру ярдәмендә яки бэк-вокал кулланып башкарылырга мөмкин. Ярдәмче состав (реквизит, хореография) катнашу сәламләнә. Гомуми состав 8 кешедән артмаска тиеш. Барлык дискларга һәм флэш-карталарга тиешле мәгълүматлар язылган булырга тиеш: башкаручының исеме, фамилиясе, җырның исеме, чыгышның тәртибе, җырның дисктагы трек номеры. Бәйге регламентларыннан читкә тайпылу коллективның баллары кимүгә китерә.

Бәйгенең номинацияләре: Тупланган баллар саны буенча жюри бәйгенең җиңүчесен ачыклый. Гомуми баллар нигезендә башка урыннар да билгеләнә. Өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне (түбәндә карагыз) онлайн-режимда үтүче sms-тавыш бирү ачыклый. "Иң онытылмаслык дуэт", "Романтик дуэт", "Тамашачы мәхәббәте призы".

Бәя бирү критерийлары: моңлылык, тембраль тәңгәллек (тавыш үзенчәлеге), вокал мөмкинлекләр, ритм-диіция ансамбле, парның үзара тәңгәллеге, катнашучыларның артистлыгы, тудырылган образ белән киемнең туры килүе.

Җиңүчеләр-грамоталар, барлык катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнә. Жюри карары протоколда теркәлә.

Барлык сораулар буенча оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә: Мамадыш, Совет урамы, 11/6. Тел./факс: 3-15-01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев