Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Тәхет”тә–тагын Коммуналчылар

"Быел финалга кадәр күтәрелгәнбез икән, мин моңа бик канәгатьмен," - диде "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш районы филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов, егетләренең "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять командасы белән хәлиткеч уеннары башланганчы. Николай Михайлов Чыннан да, юлчылар быел болай да бер башка югары сикерделәр. Мәгълүм булганча, агымдагы елда да өч ай чамасы...

"Быел финалга кадәр күтәрелгәнбез икән, мин моңа бик канәгатьмен," - диде "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш районы филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов, егетләренең "Мамадыш ЖКУ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять командасы белән хәлиткеч уеннары башланганчы. Николай Михайлов Чыннан да, юлчылар быел болай да бер башка югары сикерделәр. Мәгълүм булганча, агымдагы елда да өч ай чамасы сузылган турнирда иң көчле унике коллектив тагын ике төркемгә бүленеп, көрәшне дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә, һәр төркемнән икешәр команда иң көчлесен ачыклау өчен узган атнада Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында көч сынаштылар. Шунысы игътибарга лаек, соңгы өч елда ул дүртлектә бары тик коммуналчылар белән "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе футзалчылары гына даими "кунаклар". 87нче һөнәри көллият командасы-ике, район мәгариф бүлеге һәм район башкарма комитеты уенчылары берәр тапкыр ярымфиналда катнаштылар. "Татавтодор" ААҖ филиалы футболчыларының соңгы өч елда беренче мәртәбә төп трофей өчен көрәшүләре. Былтыр алар үз төркемнәрендә 4нче урын белән генә канәгатьләнгәннәр иде. Ярымфиналның тагын бер "кунагы-"АПК "Продпрограмма" егетләре дә быел, ниһаять, иң көчле дүрт коллектив арасына эләктеләр. Беренче ярымфиналда юлчылар "Олимп"ны 3:1, икенчесендә коммуналчылар АПК футзалчыларын 7:1 исәбе белән бирелдереп, финалга чыктылар. Өченче урынны исә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Хәлиткеч очрашу көндәшләрнең бер-берләрен өйрәнүдән башланып китте. Беренче тупның капкага керүен җанатарларга шактый көтәргә туры килде. Мондый бәхет коммуналчыларга тәтеде. Вакыт узган саен алар исәпне арттыра бардылар. Соңгы нәтиҗә "Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте футзалчылары файдасына-10:2. Бу-аларның биш ел рәттән турнирны отулары. Шулай булуга карамастан, филиал егетләренең йөзләрендә арыганлыктан тыш, кәеф кырылу, күңел төшү чалымнарын күрмәдем. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Мамадыш коррекцияләү торак мәктәбеннән Вадим Мальцев - иң яхшы капкачы, коммуналчылар командасыннан Ришат Госамов иң яхшы сакчы (ул җиңүгә омтылыш номинациясендә дә билгеләп үтелде), Айнур Гайфетдинов иң яхшы уенчы, "АПК "Продпрограмма"дан Вадим Балякин иң яхшы һөҗүмче дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев