Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәүге беренчелек

Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан 85 спортчыны җыйды. Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмендә хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Тәүге мәртәбә оештырылган әлеге чарада районыбыз данын яклаган 16 фигуралы шуучы арасында моңа кадәр төрле республика бәйгеләрендә чыныгу алганнар да, әлегедәй...

Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан 85 спортчыны җыйды.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмендә хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Тәүге мәртәбә оештырылган әлеге чарада районыбыз данын яклаган 16 фигуралы шуучы арасында моңа кадәр төрле республика бәйгеләрендә чыныгу алганнар да, әлегедәй зур чарада тәүге мәртәбә катнашучылар да бар иде. Шулай да, һәр мамадышлы үз разрядында матур гына чыгыш ясап, нәтиҗәләре белән сөендерде. Өченче үсмер разрядында Анастасия Кекешева (4нче санлы мәктәп укучысы)-беренче, Диана Харисова (2нче лицей)-өченче; беренче үсмер разрядында Виолетта Ванишнина-беренче, Екатерина Мотова-икенче, Ләйсән Сафина (өчесе дә 1нче мәктәп укучылары) өченче урыннарны яуладылар. Спортның әлеге төре буенча районыбыздагы бердәнбер тренер Снежана Власованың 80гә якын бала белән шөгыльләнгәнен искә алсаң, ярышта һәр спортчының күрсәткечләре игътибарга лаек. Данил Костин (Красная Горка мәктәбе), "Яшь фигурист" категориясендә өченче урынны алган Казан спортчысыннан бер генә очкога калышып, "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә җиңүче дип табылды. Ксения Мазиловага (2нче лицей) "Тамашачы симпатиясе призы" тапшырылды. Шәһәрдәге 2нче лицей укучылары һәркайсы үз разрядында: Булат Мөхәммәтҗанов-бишенче, Милена Родина-алтынчы, Янина Власова-сигезенче, Надежда Просвирнина-уникенче, Елизавета Пугасова-унөченче; 1нче санлы мәктәптән Екатерина Клинова-дүртенче, Лилия Минһаҗева-бишенче, Анастасия Мотова-алтынчы, Камилә Хәмитова сигезенче урыннарны алдылар. Бу көнне Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара һәм Мамадыштан үз осталыгын күрсәткән һәр фигуралы шуучы истәлекле бүләкләргә ия булды. Яшь спортчыларыбызның боз өстендәге чыгышларын әлеге бәйгеләрне оештыруда ярдәм иткән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә тамаша кылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова катнашты һәм спортчыларны котлап: "Алга таба тагын да зур көч һәм уңышлар телим",-диде. спорт мәктәбе ачык беренчелегенә киләчәктә республика төбәкләреннән тагын да күбрәк спортчылар җыелсын, беренчелекнең гомере озын булсын.
27-28нче апрель көннәрендә Чистайда узган III ТР тимераякларда фигуралы шуу Федерациясе Кубогында Мамадыш данын 6 спортчыбыз яклады. Алар 16 команда арасында беренче унлыкка керде.
Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев