Спорт

СПОРТ КӨЧЛЕЛӘРНЕ БАРЛЫЙ

ХОККЕЙ. Районыбызның "Алтын алка" уеннарында катнашу хокукына ия булган барлык командалары да диярлек республика финалына уздылар. Әлеге бәхеткә узган атнада Алабугада үткән зона бәйгеләрендә "Олимп-1998-99" командасы да иреште. Ә менә Татарстан чемпионатында чыгыш ясаучы зурларыбыз җанатарларын сөендерә алмадылар. 24нче гыйнвар көнне алар башкалабызда җирле "Факел" командасына каршы уйнады һәм 11:3...

ХОККЕЙ.

Районыбызның "Алтын алка" уеннарында катнашу хокукына ия булган барлык командалары да диярлек республика финалына уздылар. Әлеге бәхеткә узган атнада Алабугада үткән зона бәйгеләрендә "Олимп-1998-99" командасы да иреште. Ә менә Татарстан чемпионатында чыгыш ясаучы зурларыбыз җанатарларын сөендерә алмадылар. 24нче гыйнвар көнне алар башкалабызда җирле "Факел" командасына каршы уйнады һәм 11:3 исәбе белән оттырды.

ГЕР КҮТӘРҮ.

Минзәләдән өч медаль белән кайттылар яшь спортчыларыбыз. Биредә 1995-96нчы елларда туган һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге узган иде. Келәүеш мәктәбе укучысы Динар Шакиров 73 килограммга кадәргеләр арасында үз яшь категориясендә җиңү яулады. Кече Кирмәннән Булат Шәрифуллин - 78, 87нче һөнәри көллияттә белем алучы Сәйдәш Нуриев 85 килограммга кадәргеләр арасында икенче булдылар.

МИЛЛИ КӨРӘШ.

Яр Чаллыга бәйгеләргә барган 15 яшь көрәшчебезнең сигезе призлы урынга лаек булды. Автогигант башкаласында 1995-96нчы елларда туганнар арсында җиденче мәртәбә оештырылган ачык турнирда ирешелде моңа. Спортчыларыбызның өчесе - шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Рөстәм Ханов - 40, 4нче санлы мәктәптән Булат Юнысов - 60, 87нче һөнәри көллияттән Эльмир Ахунҗанов 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. 40 килограммга кадәрге авырлыкта Булатның мәктәптәшләре Илназ Димиев белән Ришат Исхаков икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Әлеге белем бирү учреждениесеннән Илназ Низамов - 50 килограммга кадәрге авырлыкта икенче, Рәсил Вафин - 46, Рамис Хәмидуллин - 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче булдылар.

ВОЛЕЙБОЛ.

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылуга 10 ел тулуга багышланган турнирга Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Минзәләдән, Кукмарадан 1997-98нче елларда туган һәм яшьрәк кызлар, малайлар командалары килде. Безнең яшүсмерләребез дүрт коллектив арасында икенче урынны яуласа, кызларыбызга алты команда арасында бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.


Нет комментариев