Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россия тырмага басты

Футбол буенча Европа чемпионатында плей-офф уеннары старт ала. Кызганычка каршы, Россия җанатарларының өметләре акланмады. Футболчыларыбыз үз төркемнәреннән чыга алмадылар. Быел кем чемпион калыр, Россия җыелма командасына ни җитмәде? Әлеге сорауларга өч кешенең фикерләрен урнаштырабыз. Рәфыйк Мухаев, Мордва республикасының Ләмбрә районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче: -Быелгы чемпионат составы буенча узганына караганда көчлерәк...

Футбол буенча Европа чемпионатында плей-офф уеннары старт ала. Кызганычка каршы, Россия җанатарларының өметләре акланмады. Футболчыларыбыз үз төркемнәреннән чыга алмадылар. Быел кем чемпион калыр, Россия җыелма командасына ни җитмәде? Әлеге сорауларга өч кешенең фикерләрен урнаштырабыз. Рәфыйк Мухаев, Мордва республикасының Ләмбрә районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче: -Быелгы чемпионат составы буенча узганына караганда көчлерәк дип саныйм. Җирәбә узганнан соң безнең төркемгә эләккәннәр арасында Польша, Чехия һәм Греция командаларын футболчыларыбыз җиңел генә узарлар дип уйламадым. Чехларны 4:1 исәбе белән тар-мар иткәч, күпчелек инде россияллеләрне плей-оффка чыгардылар. Кызганычка каршы, иртә тынычлану нинди нәтиҗәгә китергәнен үзегез күрдегез. Дик Адвокат шәкертләре Грециянең 2004нче елда Европа чемпионнары исемен яулауларын исләреннән чыгардылар, ахрысы. Быел әлеге исемне кем алырга мөмкин икәнлеккә килгәндә, миңа Германия, Португалия һәм Хорватиянең уйнаулары ошый. Минемчә, әлеге өчлекнең берсе чемпион калыр, шәт. Айрат Баязитов, шофер: -Шимбә көнне Россия-Греция уйнаган вакытта юлда идем. Очрашу барышы белән кәрәзле телефон аша дустым таныштырып барды. Беренче таймнан соң исәп греклар файдасына 1:0 булса да, ахыргача безнекеләрнең көндәшләр капкасына җавап тубы кертәчәкләренә ышандым. Аннары Чехия белән Польшаның уртак нәтиҗәгә уйнауларын теләдем. Кызганычка каршы, өметләрем чехларның җиңүен һәм безнекеләрнең җавап тубы кертә алмаулары турындагы хәбәрне алуга ук челпәрәмә килде. Ә кем чемпионатны отачак, монысы мине кызыксындырмый. Руслар әйтмешли: "За державу обидно." Николай Михайлов, газетаның спорт хәбәрчесе: -Әле чемпионат башланырга бер ай чамасы кала спорт журналистлары безнекеләрнең төркемнәреннән бернинди мәшәкатьләрсез чыгачакларына зур ышанычларын белдерделәр. Чехларны тар-мар иткәннән соң, футболчыларыбыз тынычланып калдылар, ахрысы. Поляклар белән уйнаганда исә, беренче очрашудагы комбинацияле уен юкка чыкты диярлек. Кайберәүләр туп белән артык "мавыктылар". Ә соңгы очрашуда командабыз һөҗүмгә бик ашкынмады. Бары тик икенче таймда гына "уяндылар". Ләкин" поезд киткән" иде инде. Мәгълүм булганча, команда җиңелә икән, моңа тренер гаепле. Состав ягыннан да чемпионатның сайлап алу этабында зур үзгәрешләр булмады диярлек. Россия футбол берлеге җитәкчеләре миллионнарча евро акчаларын чит илләрдән килгән тренерларга әрәм иткәнче, җыелма команданы җитәкли алырлык остазларны үзебездә әзерләү чарасын күрсен иде ул. Дик Адвокатның кайчандыр үзе тренерлык иткән "Зенит" командасы уенчыларына (җыелма команда составында күпчелекне әлеге клуб футболчылары тәшкил итте) ышаныч белдерүе дә кайберәүләрдә сорау тудырмыйча калдырмагандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев