Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тырлау буенда Питрау

Быел Тырлау асты мәйданы Питрауны унөченче мәртәбә кабул итте. Җөри авылы халкы килгән кунаклар алдында ким-хур булмасын өчен йорт-кураларын, бакча тирәләрен чистартты, җыештырды. Зур тантана буласын белгәндәй, бәйрәм алдыннан ике көн буе кыздырган кояш та шимбә көнне болытлар артына яшеренде. Кызулыгы белән зур тантананың ямен бозасы килмәгәндер инде. Менә җәй...

Быел Тырлау асты мәйданы Питрауны унөченче мәртәбә кабул итте. Җөри авылы халкы килгән кунаклар алдында ким-хур булмасын өчен йорт-кураларын, бакча тирәләрен чистартты, җыештырды. Зур тантана буласын белгәндәй, бәйрәм алдыннан ике көн буе кыздырган кояш та шимбә көнне болытлар артына яшеренде. Кызулыгы белән зур тантананың ямен бозасы килмәгәндер инде.

Менә җәй дә үтеп китте Питрау иң матур, күркәм бәйрәмнәрнең берсе, җәйнең иң югары ноктасында уздырыла торган чара. Ул күп төрле милләт вәкилләрен үзенә җыя, халыклар дуслыгын, бердәмлеген күрсәтүче тантана, дисәк тә һич арттыру булмас. Ул елдан-ел яңа төсмерләр белән баетыла. Тырлау асты мәйданына керә торган капка төбеннән үк күрергә мөмкин иде моны. Керәшен орнаментлары белән бизәкләнгән капка, тоткаларыннан су бәреп утыручы күпер, кечкенә генә күлдәге камышлар, һәр төбәкнең үзенә генә хас булган киемнәрен кигән фольклор ансамбльләреннән ясалган "тере коридор", кичке караңгылык иңүгә мәйдан өстен төрле төсләргә күмгән прожекторлар нурлары... Кешеләрнең бер-берләренә игътибарлы булулары, елмаю бүләк итүләре белән дә күркәм бу бәйрәм. Элек яшьләр чәчәкләр өлгерүгә болынга төшкәннәр. Туган җирнең саф һавасын сулап, иркен болыннарда каерылып печән чабудан да күңелле мизгелләр булмагандыр ул. Кая гына барсаң да, матур табигать һәркемне үз кочагына сыендыра. Быелгы Питрауның сценариен төзүчеләр моны ачык чагылдыру бәхетенә ирештеләр, дисәм дә, һич арттыру булмас. Зур капка төбендә мәртәбәле кунакларны каршылауда да ясалмалылык сизелмәде. Төрле милләт киемле кызлар кулындагы ризыклардан авыз итү дә табигый булды. Республикабызның, Чиләбе өлкәсеннән килгән дистәләрчә фольклор коллективларыннан торган "тере коридордан" узганда мәртәбәле кунаклар үзләренә шундый зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен баш иеп җавап бирделәр. Без кунакчыл халык Кунакларны керәшен ишегалдында, балалар мәйданчыгында, фольклор коллективлары өчен аерым билгеләнгән мәйданда киң күңел, ачык йөз, эчкерсез елмаю белән каршы алдылар. Әлеге урыннарны булдыруга, аларга мөмкин кадәр күбрәк керәшенлек рухы өрүгә зур тырышлык куелганын чамалавы авыр түгел иде. Мичтә тәбикмәк тә пеште, чалгы чүкүчеләр, кәрҗин үрүчеләр дә бар иде, "Туганайлар" гәҗите оештырган мини күргәзмә-музей да зур кызыксыну уятты, Мәлки, Алабуга керәшеннәренең, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарыннан килгән карендәшләребезнең махсус йортларыннан, китапханәчеләребезнең күренекле якташларыбызга багышлап оештырылган күргәзмәләреннән тиз генә аерыласы килмәде. Кемгә ничектер, шәхсән минемчә быел Питрауны ачу тантанасында керәшенлек рухы өстенлек итте.

Төп мәйдан чәчәкле болынга әверелде. Композиция тулысынча печәнгә әзерлек, кичке уеннарга багышланган иде. Зур сынауга керешер алдыннан "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучы кызлар, учак аша сикерүчеләрнең чыгышлары, фольклор ансамбльләре белән таныштыру һәм башка күренешләр бәйрәмгә җыелган халыкның күңеленә хуш килмичә калмагандыр. "Евровидение" җыр конкурсында катнашып, бөтен Аурупаны шау китергән Бураново әбиләре "чире" безнең төбәккә дә килеп җиткән. Дүсмәт әбиләренең Питрауга багышланган еврочыгышлары төп мәйданнан читтәгеләрне дә үзенә җәлеп итте. Бәйрәм чак кына инглиз телендә алып барылмыйча калды. Хәтерләсәгез, төрле елларда бездә французлар, Америка делегациясе булды, былтыр керәшеннәрне өйрәнүче япон егетен кунак иттек. Лаеклылар бүләк алды Күпмилләтле тамашачыларга бәйрәм котлавы белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, Питрауның төп иганәчесе Иван Егоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Димитрий атакай, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт чыгыш ясадылар.

(Бу уңайдан шәхси тәкъдимем бар: алдагы Питрауларга керәшен атакаен чакыру бәйрәмгә ямь өстәр иде.) Рәсми өлештән соң бер төркем шәхесләргә республикабыз бүләкләре тапшырылды. Мамадыш районының 1нче санлы суд участогы мировой судьясы Раиса Ивановага, Җөри авылында яшәүче Аграфина һәм Михаил Егоровларга Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитетының "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова, "Нократ" агрофирмасы генераль директоры Хәмит Кәримуллин, "Мамадыш балык заводы" ҖЧҖ директоры Егор Грушев - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясенең Рәхмәт хаты, Мамадыш районы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Татарстан Республикасы Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Әлеге тантаналы мизгелләрдән соң узган елгы Питрау чибәре, Албай кызы Марина Жаркова белән халыкара класслы спорт остасы Сергей Тимофеев бәйрәм флагын күтәрәләр. Соңыннан Георгий Ибушев, Зоя Борисова, Миңгол Галиев, Галина Казанцева һәм Лена Бичарина башкаруында керәшеннәрнең гимны-"Безнең ил" җыруы башкарылды. Үзе чибәр, үзе сөйкемле Николай Дунаев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзаларыннан да "авыррак йөк" күтәрүче булмагандыр бу көнне. Бәйрәмнең күркәм бер өлешенә әверелгән "Питрау чибәре -2012" конкурсы өчен җавап бирделәр алар. Төрле төбәкләрдән җыелган ике дистәгә якын гүзәл арасыннан иң тырышларын, иң чибәрләрен сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр. Конкурста катнашучылар барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарырга тырыштылар. Кемдер аш-суга оста булса, икенче берәү моңлы тавышы белән әсир итте. Кызганычка каршы, ел саен конкурста катнашучыларның керәшеннәрнең тарихын белүләренең чамалы икәнлегенә юлыгасың. Монысы мәктәпләр адресына. Жюри әгъзасы, "Сөембикә" журналы журналисты Гөлнур Сафиуллина сүзләренә караганда, гүзәл затларыбызның матурлыгы милли киемнәрдә ачык чагыла. Алар кызларны тыйнак, зәвыклы итеп күрсәтәләр.

Конкурста катнашканнарның һәрберсе үз төбәкләренә генә хас киемнәр кигәннәр, бизәнү әйберләре такканнар иде. Үзгә бер моңга ия булган җырулар да конкурсны тамаша кылучыларны битараф калдырмагандыр. Бәйге тәмамлангач та жюри әгъзаларына озак киңәшергә туры килде. Нәтиҗәдә, Владимир авылыннан Ольга Бачкова быелгы Питрау чибәре исеменә урынлы лаек булды. Мәшһүр "Кавказ тоткынбикәсе" фильмындагыча әйтсәк, ул гүзәл, менә дигән спортчы, акыллы гына түгел, шәп итеп җырлаучы да, аш-су пешерергә оста икәнлеген дә күрсәтте. "Питрау чибәре" таҗын, акчалата бүләкне аңа Татарстан Республикасы Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров тапшырды. Хәер, конкурста катнашкан һәркем аның кулыннан бүләк алды. Тукай районының Борды авылыннан Людмила Лаврентьева белән Балык Бистәсенең Керәшен Казысы кызы Алена Харитонова икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Балтач районының Югары Субаш авылыннан Алена Павлова -керәшен җырын иң оста башкаручы, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районы вәкиле Юлия Юртиева халык йолаларын иң яхшы белүче, аның якташы, Нагайбәк районыннан Анастасия Савельева - иң сөйкемле кыз, Мамадыштан Вика Васильева -керәшен биюен иң яхшы башкаручы, Сарман районыннан Луиза Степанова иң тәмле телле исемнәренә лаек булдылар. Җыр-моң, уеннар тынып тормады Тырлау асты мәйданы бәйрәм кичендә бер генә минутка да җыр-моңнан аерылып тормады. Фольклор ансамбльләре махсус сәхнәдә чыгыш ясасалар, татар эстрадасы йолдызлары мәйдан уртасында, төп сәхнәдә тамашачыларга милли һәм татар эстрадасы җырлары бүләк иттеләр. Югарыда телгә алынган керәшен җырчыларыннан тыш, Венера Ганиева, Илназ Бах, Резеда Кадыйрова, Резедә Шәрәфиева, Илнар Сәйфиев, Габделфәт Сафин, Виталий Агапов, Вадим Захаров, Олег Фазылҗан, җирле артистларыбызның, "Бәрмәнчек", "Урагай", "Нагайбәк" фольклор һәм Алабуга мәдәният агарту училищесы ансамбльләре Питрауга ямь өстәделәр. Учак аша сикерү йоласы, акробатларның чыгышлары ел саен яңа бизәкләр белән баетыла. Уеннарга, көчлелеккә, җитезлеккә сынашу бәйгеләренә килгәндә, ниндиләре генә юк иде анда. Кайберләренә озын чиратлар хасил булды. Районыбыз күләмендәге зур чараларны фотосурәтләрдә чагылдырып баручы Рифат Вилданов су өстендәге авыш баганадан башына барып җитмичә, суга мәтәлеп төшкән гүзәл затларга акчасын кызганмады. Инеш өстенә куелган аркылы бүрәнәдә капчык белән сугышырга теләүчеләр дә хәттин ашкан иде. Төп мәйданда бәйрәм көнне дистәләрчә төрдәге уеннар, бәйгеләр узды. Аларның һәрберсендә җиңүчеләрне генә атый башласаң да озын бер исемлек килеп чыгар иде. Иң мөһиме бүләкләр саллы һәм алар мулдан өләшенде. Илдарны җиңүче булыр микән? Ә иң саллы бүләкләр исә көрәшчеләрне көтә иде. Җиденче, унөченче һәм ундүртенче модельле "ВАЗ" автомобильләре иртәдән бирле хуҗаларын көттеләр. Ә аларга ия булу өчен Татарстанның иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Яшүсмерләр дүрт авырлык үлчәвендә көч сынаштылар. 55 килограммга кадәрге авырлыкта бөтен пьедестал безнеке булды - Мамадыш егетләре Булат Юнысов, Илдар Ханов һәм Илдар Шәкүров беренче-өченче урыннарны бүлештеләр. Мамадыштан Айрат Миннекәев, Түбән Ушмадан Ренат Мөхәммәтшин белән Айрат Миннәхмәтов 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә шундый ук уңышка ирештеләр. Ә менә 75 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче һәм яшүсмерләр арасында Абсолют батыр исеменә Кукмарадан Айнур Нәҗмиев иреште. Түбән Ушмадан Фаил Хәйретдинов белән Айнурның якташы Фирдүс Газизов икенче-өченче булдылар. Иң авыр үлчәүдә Әлмәт көрәшчесе Ирек Шәяхмәтовка тиңнәр табылмады. Мамадыштан Валерий Мингалиев -икенче, Катмыштан Динар Гыйззәтуллин өченче урыннарны яуладылар. Кызганычка каршы, зурлар арасында безнекеләрдән Сергей Гусев - 65, Алексей Журавлев 110 килограммга кадәргеләр арасында икенче урыннарны яуладылар. Әлеге авырлыкларда Әлмәттән Рузил Ганиев һәм Түбән Камадан Линар Иванов җиңүчеләр булдылар. Питрауның төп бүләкләрнең беренчесенә -"ВАЗ-2113" автомобиленә 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә һәм Рузилне җиңгән Теләче көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин ия булды. Ә ундүртенче модульлесе 90 килограммга кадәргеләр арасында җиңү яулап, 110 килограммга кадәргеләрдән пьедесталның югары баскычына күтәрелгән Линар Ивановны отып, Теләчедән Раил Нургалиевка тәтеде. "ВАЗ-2107 машинасы һәм тәкә исә Питрауның абсолют батыры Илдар Аббасовка тапшырылды. Хатын-кызлар арасында билбауларда көрәш буенча Яр Чаллыдан Миләүшә Хәсәнова (65 кг) белән Теләче вәкиле, Илдар Гыйниятуллинның тормыш иптәше Екатерина җиңү яуладылар. Абсолют батыр исеменә дә соңгысы лаек булды. Көрәшләр тәмамлануга Тырлау өстен төрле төсләргә күмеп салют ата башлады. Халык әлеге бәйрәмнән рәхәтләнеп ял итеп таралышкандыр, дип уйлыйм.

Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев