Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантларга бай

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калганда белем алуда, спортта һәм мәдәнияттә югары уңышларга ирешкән, районыбыз данын еракларга тараткан балаларны, аларның остазларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Ә бит уңышлар җиңел генә бирелми. Әгәр балаларга шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылмаса, алар белән үз эшләренә фанатларча бирелгән мөгаллимнәр, остазлар хезмәт куймаса, баланың сәләте белән...

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калганда белем алуда, спортта һәм мәдәнияттә югары уңышларга ирешкән, районыбыз данын еракларга тараткан балаларны, аларның остазларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Ә бит уңышлар җиңел генә бирелми. Әгәр балаларга шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылмаса, алар белән үз эшләренә фанатларча бирелгән мөгаллимнәр, остазлар хезмәт куймаса, баланың сәләте белән генә ерак китеп булмас иде. Ә бездә андыйлар бихисап. Узган шимбәдә "Олимп" Боз сараенда уздырылган мәдәният-спорт сезонын ябу тантанасында чыгыш ясап, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов балалар киләчәктә дә югары уңышларга ирешсеннәр өчен җитәкчелек тарафыннан игътибарның беркайчан да кимемәячәген белдерде, төбәгебез данын төрле бәйге-ярышларда, конкурс-фестивальләрдә яклаган укучылар, спортчылар, җыр-бию сәнгатен сөючеләр әзерләгән мөгаллимнәргә, остазларга һәм ата-аналарга чиксез рәхмәтләрен ирештерде. Чыннан да, безнең горурланырлыгыбыз бар. Хоккейчыларыбызның Татарстандагы уңышлары белән генә "канәгать түгел" без хәзер. Алар бүген үзләренең Россия күләмендәге турнирларда катнашып яулаган уңышлары белән сөендерәләр. Көрәш төрләре белән шөгыльләнүчеләребез дә - төбәгебез горурлыклары. Армспортчылар, боксчылар, гер күтәрүчеләр, тимераякта фигуралы шуучылар һәм башка төрләр буенча спортчыларыбыз да соңгы елларда үзләренә карата район җитәкчеләре тарафыннан булган хөрмәткә җавап итеп, матур күрсәткечләргә ирешәләр. Сәнгать өлкәсендә дә мактанырлыгыбыз бар. Җырчыларыбыз, биючеләребез, нәфис сүз осталарыбыз нинди генә сәхнәдә чыгыш ясамасыннар, сынатмыйлар. Иң сөендергәне, балалар бер урында гына таптанмыйлар. Алар һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Репертуарларын баету өстендә эшлиләр. Тырышлык бушка китми, әлбәттә. Республика конкурс-фестивальләрендә яулаган уңышларын санап чыгар өчен шактый вакыт кирәк булыр иде. Сезонны ябу тантанасына чакырылган балаларга, аларның җитәкчеләренә, остазларга дипломнар, кыйммәтле призлар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Концерт номерлары, Cнежана Власованың тимераякта фигуралы шуучы шәкертләренең һәм Казаннан килгән кунакларның боздагы чыгышлары белән үрелеп барган чарада катнашканнар, тамашачылар "Олимп"тан зур канәгатьлек хисе белән таралыштылар.

Николай Михайлов "Каприз" төркеме "Чарли" биюен башкара. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X