Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният фанатлар кулында

Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның күпчелеге-фанатлар. Бүгенге көндә иң аз хезмәт хакы алып эшләүләренә карамастан, алар төбәгебездә мәдәният тормышын сүндермичә, сүрелдермичә, аңа сулыш өреп торалар. Хөкүмәт тә, ниһаять, мәдәнияткә йөзе белән борылды. Киләсе елда әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 30 процентка күтәрәчәкләр. Димәк, алардан сорау да артачак дигән сүз. Кем тырышып,...

Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның күпчелеге-фанатлар. Бүгенге көндә иң аз хезмәт хакы алып эшләүләренә карамастан, алар төбәгебездә мәдәният тормышын сүндермичә, сүрелдермичә, аңа сулыш өреп торалар. Хөкүмәт тә, ниһаять, мәдәнияткә йөзе белән борылды. Киләсе елда әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 30 процентка күтәрәчәкләр. Димәк, алардан сорау да артачак дигән сүз.

Кем тырышып, үз эшенә бөтен күңелен бирә, авылларда яшәүче олысын-кечесен мәдәнияткә тарта, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлекләрен җанландырып җибәрә, гомумән, туган һәр көн саен нинди дә булса яңалык кертеп, аны тормышка ашыра, аларның хезмәтләре тиешенчә бәяләнәчәк. Ә инде клубларны, китапханәләрне ачып ябудан башканы белмәгәннәр, "халыкны мәдәни чараларга тартып булмый", дип кул кушырып утырырга җыенучыларга авырга туры киләчәк, дигән фикерләр яңгырады дүшәмбе көнне район мәдәният йортында узган мәдәният хезмәткәрләре семинарында. Кызганычка каршы, кайбер авыл җирлекләре башлыклары (семинарда алар да катнашты) культура учакларының үзләренең балансында икәнлекләрен "оныталар". "Җирле җитәкчеләргә клуб мөдирләре белән иңгә-иң торып эшләргә кирәк. Сез аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешсез," - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов үзенең чыгышында, аларга мөрәҗәгать итеп. Мисал өчен ярминкә концертларын алыйк. Авыл башлыкларының бу чараны әзерләүне тулысы белән клуб хезмәткәрләренә генә аударып калдырулары да дөрес түгел, минемчә. Афишаларында бит "фәлән авыл җирлегенең сәнгать осталары концерты" дип язылган. Шуңа күрә башлыклар үзләренең карамакларындагы һәр бюджет учреждениесе белән уртак фикердә булырга тиешләр. Ерак барасы түгел, Шәдче авыл җирлегендә язын территориядә урнашкан барлык учреждение, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, өлкәннәр башта аерым концерт куйдылар. Алар арасыннан сайлап алынган иң талантлылардан оештырылган гала-концертны карарга килүчеләрнең барысын да сыйдырып бетерә алмады Шәдче авыл мәдәният йортының тамаша залы. Йөргән аякка мал иярә, диләр. Сәләтләрен вакытында күрә белеп, тиешенчә кызыксындырсаң, җырга-моңга, биюгә хирысларны сәхнәгә чыгаруы авыр түгелдер. Алдагы сезонда да авыл мәдәният учаклары бер-берләренә концертлар белән килүне оештырачаклар. Техника белән тәэмин итүгә килгәндә, бу нинди дә булса чараның өзелүенә сәбәпче булырга тиеш түгел. Автобуслар белән мәктәпләр ярдәм итәчәк. Ягулык белән дә кыенлыклар булмаячак. Семинарда хезмәтне саклау, балалар сәнгать мәктәбенең, китапханәләрнең, музейларның эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Кызганычка каршы, кайбер авылларда бер бина түбәсе астында утыручы учреждениеләр арасында территорияләрне төзекләндерү, чистарту һәм башка хуҗалык эшләре буенча уртак бер фикергә килмичә эшләүчеләр барлыгы ачыкланды. Ә бит аларның барысы да район мәдәният бүлеге кулы астында. Рәсми өлештән соң агымдагы елда юбилейларын билгеләп үткән мәдәният хезмәткәрләре, чәчәк үстерү конкурсында актив катнашкан һәм призлы урыннар алган мәдәният учаклары коллективлары билгеләп үтелде. Аларга ТР Мәдәният министрлыгының, район башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрне район Советы рәисе урынбасары Юрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәмис Давытов тапшырдылар.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев