Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кулда каләм генә түгел...

21нче декабрьдә майя кабиләсенең календаре яшәүдән туктаса, безнең "ТАТАМЕДИА" ААҖ филиалы хезмәткәрләре өчен бу көн 2012нче ел календарена алтын хәрефләр белән язылып куелыр. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Коллективыбыз үзенең газета укучыларын, радио тыңлаучыларын, телевидение караучыларын кызыклы язмалары, тапшырулары белән генә сөендерми. Кирәк икән тимераякка да басабыз, кызларыбыз футбол да уйный, мәдәни чараларның...

21нче декабрьдә майя кабиләсенең календаре яшәүдән туктаса, безнең "ТАТАМЕДИА" ААҖ филиалы хезмәткәрләре өчен бу көн 2012нче ел календарена алтын хәрефләр белән язылып куелыр.

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Коллективыбыз үзенең газета укучыларын, радио тыңлаучыларын, телевидение караучыларын кызыклы язмалары, тапшырулары белән генә сөендерми. Кирәк икән тимераякка да басабыз, кызларыбыз футбол да уйный, мәдәни чараларның үзәгендә дә кайныйбыз. Газетабызның беренче саны чыга башлаганга - 95, радио тапшыруларының эфирга яңгырый башлавына 10 ел тулуга багышланган "Хәзер җырлыйм" шоуы шуларның чираттагысы булды. Анда журналистларыбыз һәм башка һөнәр ияләреннән торган биш пар катнашты. Алар башкаруында нинди генә телләрдә җырлар тыңламады район мәдәният йортын шыплап тутырган тамашачы. Чыннан да, узган җомга көнне залда энә төшәрлек тә урын юк иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның коллективның эшчәнлегенә югары бәя бирүен журналистлар гына түгел, тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Ә инде аның филиалга IP-телевидениене оештыруга 800 мең сумга сертификат тапшыруын күктән иңгән бәхет дип кабул итәргә кирәк. Районыбыз җитәкчесе һәм ул бер төркем коллегаларыбызга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Парларга килгәндә, алар кичәнең беренче өлешендә Татарстандагы дәүләт телләреннән саналган татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар. "Нократ дулкыннары" радиосы дикторы Эльвира Хәйруллина үзенә пар итеп шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәптә технология һәм физик тәрбия дәресләре алып баручы Фәнис Һадиуллинны сайлаган иде. Водителебез Раил Хәбибуллин балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе, төбәгебезнең яшь сандугачы Лилия Хатыймовадан җырлауның күп кенә нечкәлекләренә төшенгәндер. Бертуган Фәнис һәм Гөлназ Мөхәммәтҗановлар дуэты олы сәхнәгә чыгарга кечкенәдән үк хыялланганнар. 3нче санлы мәктәп директоры булып эшләүче Фәнис һәм коллегабыз Гөлназ сүзләренә караганда, аларга шоуга әзерләнгәндә шактый тир түгәргә туры килгән. Бухгалтерыбыз Елизавета Олунина да балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Александр Штейнгауэр белән бер тандемда җырлавына сөенеп бетә алмый. Ә инде телевидение тапшыруларын алып баручы Илнур Юнысов белән Казан агроуниверситеты талибәсе Гөлназ Фатыйхова өчен сәхнә ят түгел. Илнур спектакльләрдә, төрле миниатюраларда катнашып, тамашачыга якыннан таныш. Гөлназ да үзенең моңлы тавышы белән җыр сөючеләрнең мәхәббәтен казанды. Парлар безне үзләренең җырлары белән Италиягә, Бразилиягә, Англиягә, Үзбәкстанга сәяхәткә кылдырдылар. Алып баручыларыбыз телеоператор Алексей Шишмагаев белән бүлек редакторы Гөлназ Кадыйрова турында Рөстәм Бикмөхәммәтов сүзләрен китерү урынлы булыр: "Алар зур калалар сәхнәләрендә дә югалып калмаячаклар." Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, элекке коллегабыз, шефыбыз Алена Смирнова белән бүгенге җитәкчебез Светлана Ханованың күптән түгел генә вакытсыз арабыздан китеп барган "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук истәлегенә бергә башкарган җырлары да кичәгә үзгә бер төсмер өстәде. Парлар арасында иң-иңнәрен сайлап алу мәртәбәле жюри әгъзаларына да җиңел булмады. Нәтиҗәдә, бертуган Мөхәммәтҗановлар җиңүче дип табылдылар. Илнур белән Гөлназ - икенче, Раил белән Лилия өченче урында. Алар тамашачылар арасында СМС тавыш бирүдә иң күп балл җыйдылар. Елизавета белән Александр дуэты-"Иң романтик", Эльвира белән Фәнис "Иң якты пар" номинацияләрендә бүләкләнделәр.

Кемгә ничектер, шәхсән мин әлеге чарадан зур канәгатьләнү хисе белән кайтып киттем. Форсаттан файдаланып, аны үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән оешма-предприятиеләргә, шәхси эшмәкәрләргә коллективыбыз зур рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев