Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ҮЗЕҢ ҮСТЕРГӘН ТӘМЛЕРӘК

Мамадыш мәктәпләренең тәҗрибә участогы яңадан укучыларның шат авазларына күмелде - уңышны җыйнау башланды. Ике укучысы кеше башы кадәрле кызыл чөгендер күтәреп килгәч, үз гомерендә инде күпне күргән сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Габдрахманова да гаҗәпләнеп куйды. Махсус тәҗрибә почмагы ясап, ашламаларын кертеп, көн саен суын сибеп торсаң да, мондый ук зурлыкта үстереп...

Мамадыш мәктәпләренең тәҗрибә участогы яңадан укучыларның шат авазларына күмелде - уңышны җыйнау башланды.

Ике укучысы кеше башы кадәрле кызыл чөгендер күтәреп килгәч, үз гомерендә инде күпне күргән сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Габдрахманова да гаҗәпләнеп куйды. Махсус тәҗрибә почмагы ясап, ашламаларын кертеп, көн саен суын сибеп торсаң да, мондый ук зурлыкта үстереп булмас иде. Табигать үзе могҗизаларны тудырып кына тора. Кызганычка каршы, яныбызда үлчәү генә булмады: биш-алты килограмм бар иде ул.

-Быелгы чөгендерләр уңышы да, кишерләрнеке дә узган елгыдан яхшырак, - ди 8нче "А"ларның сыйныф җитәкчесе Лариса Суханова. Коры көннәрдә участокларга су сиптерү оештырылган булган. Ә яңгырларга киткәч, аның кирәге дә булмады. Быел июльнең икенче яртысында һәм августта яңгырлар гел кинәндереп торды шул. Красная Горка мәктәбе беррәттән кишер участогын да ала башлаган иде. Егетләр алдан көрәк белән чөгендерләрне һәм кишерләрне казып чыгаралар, кызлар сабакларын кисеп сортларга аералар. Эрерәкләрен, сату өчен, капчыкларга тутырып баралар. Ә шәһәрдәге беренче мәктәп укучылары эшне башкачарак оештырганнар. Аларның бер төркем егетләре алдан чөгендерләрне казып ала, икенче төркеме овал формасында тезеп чыга. Ә кызлар, алар янына тезелешеп утырып, яфракларын кисәләр. Дүртенче төркем капчыкларга тутыра. Яшелчәләре уңышын җыярга шәһәрнең барлык мәктәпләреннән дә чыкканнар иде. Кызлар-егетләр шаярышып, уен көлке сөйләшеп эшләгән арада, басу читенә тагын бер сары автобус килеп туктады.

-Әйдәгез барыгыз да әбәткә, - диде 1нче мәктәп укытучысы Лилия Ризванова. Укучылар:

-Бүген нәрсә алып килдегез, - дип, автобусны сырып алдылар. Пешекче термосыннан һәм тартмасыннан ипи телемнәре белән сосискалар бик тиз аларның кулларына күчеп бетте.

-Ике ипи телеме арасына, шушы сосиски янына, салат яфрагы кыстырып, кетчуп та сибеп җибәрсәң, Макдональдс гамбургерыннан бер дә ким булмас иде бу, - диде арадан бер җор теллесе. -Алар янына сыр валчыклары җитмәячәк әле, - дип җөпләде икенчесе. Яшьлек фантазиягә бай: -Салат урынына монысы да ярый инде сезгә, - дип, бер кыз аларга чөгендер яфрагы тоттырды. Егетләр-кызлар уен-көлкесез тора аламы соң?! Шаярышу тынып тормады. -Чөгендерләрне дә, кишерне дә бу атнада алып бетерергә планлаштырдык, - ди Тәнзилә Габдрахманова. Аларны саклауга салырга Красная Горка мәктәбенең үз подвалы бар. "Белорусь" тракторы белән бәрәңге басуының сабакларын чаба башлаганнар иде инде. Укучыларны анда да эш көтә. Хәзер шәһәребез мәктәпләре укучылары да үзләре үстергән яшелчәләр белән бәрәңгене ашыйлар. Балалар бакчаларына да өлеш чыгаралар әле.

АНАСТАСИЯ ЧЕРНЫШЕВА,

шәһәрдәге беренче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы:

-Яшелчә участокларын беренче кат укытучылар эшкәртеп чыккан иде. 11нче июньнән укучылар йөри башлады. Саф һавада эшләү безгә күңеллерәк тә әле. Башка мәктәпләрдәге егетләр һәм кызлар белән дә аралашабыз.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев