Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Йөрәкләрендә тылсым бар

Ел саен ветеран укытучылар белән очрашу мәктәбебезнең иң якты, иң изге чараларының берсе булып санала. Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Күп...

Ел саен ветеран укытучылар белән очрашу мәктәбебезнең иң якты, иң изге чараларының берсе булып санала. Укытучы. Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул. Күп еллар безнең мәктәбебездә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбызның һәрберсе безгә кадерле: Әлфия Гыйльфанова, Рита Мөхлисова, Әмир Фәсхиев, Әлфия Хәбибуллина, Азат Хадиев. Очрашуда хөрмәтле кунакларыбыз үзләренең тормыш юлларын, мәктәп белән бәйле хатирәләрне бик матур итеп сөйләделәр, укучыларны вакытның кадерен белергә, намуслы һәм тырыш булырга чакырдылар. Укытучы һөнәренә ия булган кеше-акыллы, ихлас, таләпчән, ачык күңелле һәм һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер булырга тиеш. Нәкъ менә шундый сыйфатларны үзенә алганнар безнең ветеран укытучыларыбыз. Алар безгә тормышта үз юлыбызны табарга, алдыбызга килеп басачак барлык «киртәләрне» башыбызны югары күтәреп үтәргә өйрәтә, һәр көннең кадерен, бердәмлекнең мәгънәсен, яшәүнең ямен, яшьлекнең матурлыгын аңларга ярдәм итә. Алар кулы астыннан чыккан бик күп укучылар һәр елны яннарына килеп «Рәхмәт» сүзен әйтәләр. Алар хәзер дә дәресләр бирергә әзер, күзләрендәге яшәү ялкыны күпләрне сокландырырлык.

Фаягөл Талипова, Олыяз лицее укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев