Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җырларга күчеп яши

Түбән Яке мәктәбе укытучылары элекке хезмәттәшләре Мансур Шиһаповны онытмыйлар. Энергияле, яшәү дәрте ташып торган, киң күңелле, иҗатка, сәнгатькә гашыйк, миһербанлы шәхес иде ул. Быел аның истәлегенә патриотик җырлар бәйгесе үткәрергә карар иткәннәр. Конкурсның урыны итеп Кирмәнчек аланындагы Изгеләр чишмәсен сайлаганнар. Анда катнашырга тирә-юньдәге Түбән һәм Югары Яке, Кече һәм Урта...

Түбән Яке мәктәбе укытучылары элекке хезмәттәшләре Мансур Шиһаповны онытмыйлар. Энергияле, яшәү дәрте ташып торган, киң күңелле, иҗатка, сәнгатькә гашыйк, миһербанлы шәхес иде ул. Быел аның истәлегенә патриотик җырлар бәйгесе үткәрергә карар иткәннәр. Конкурсның урыны итеп Кирмәнчек аланындагы Изгеләр чишмәсен сайлаганнар. Анда катнашырга тирә-юньдәге Түбән һәм Югары Яке, Кече һәм Урта Кирмән мәктәпләреннән байтак укучылар килгән иде. Башлангыч сыйныфлар арасында беренче урынны Түбән Якедән Илсөя Вәлиәхмәтова яулады. Шул ук мәктәптән Гөлинә Сәләхиевага өлкән сыйныфлар арасында тиңнәр табылмады. Урта сыйныфлар арасында беренчелек Кече Кирмән мәктәбеннән Алсу Исрафиловага бирелде. Конкурска Мансур Шиһаповның кызы, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова да кайткан иде. Ул да шундый истәлекле кичә үткәргәннәре өчен әтисенең хезмәттәшләренә һәм дусларына рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев