Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңыш төбе-тырыш хезмәт

Кызыл Тау урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Туган телем-шагыйрьләр теле"дип исемләнгән республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясенә катнашу өчен Актанышка юл алдылар. Әлеге конференциядә республикабызның 43 районыннан укытучылар катнашты . Җибәрелгән 329 эш арасыннан 115е тел галимнәре тарафыннан сайлап алынган иде. Фәнни эшләрнең күбесе халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган...

Кызыл Тау урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Туган телем-шагыйрьләр теле"дип исемләнгән республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясенә катнашу өчен Актанышка юл алдылар. Әлеге конференциядә республикабызның 43 районыннан укытучылар катнашты . Җибәрелгән 329 эш арасыннан 115е тел галимнәре тарафыннан сайлап алынган иде. Фәнни эшләрнең күбесе халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган . Яраткан шагыйребезнең очрашуда катнашуы нур өстенә нур булды. Тәнзилә Габдрахманова якташыбыз, күренекле шагыйрь, Халыкара Андерсен бүләге иясе Рафаил Газизовка багышланган "Рафаил Газизов иҗатына күзәтү" темасына чыгыш ясап ,өченче урынга лаек булды. Ә Раушания Васильева үзенең хезмәтендә "Роберт Миңнуллин иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте"н яктыртты. Зәйтүнә Мәхмүтова "Роберт Миңнуллин иҗатында балачак хатирәләренең тәрбияви әһәмиятен" ачты. Соңгы ике эш әлеге конференциядә җиңүче исеменә лаек булды. Укытучыларыбыз даими рәвештә фәнни эшләре белән төрле конкурсларда катнашып торалар. Бу укыту һәм тәрбия эшен билгеле бер югарылыкта тотарга ярдәм итә.Ирешкән нәтиҗәләребез безне алдагы җиңүләргә тагын да рухландырыр дип өметләнеп калабыз.

Раушания Васильева,Кызыл Тау урта гомум белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X