Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ул педагог иде...

Кеше олыгая барган саен артына ешрак борылып карый, диләр. Әллә юксыну, әллә сагыну дулкыны шаулап үтә... Хезмәт юлыма Иске Комазан мәктәбе аша үтәргә туры килде. Гүзәл табигатьле бу матур авылга якты йөзле, эшчән халкы ямь биреп тора. Ә педагогик коллективыбыз аны тагын да тулыландыра иде. Уку-укыту бүлеге мөдире Фаяз Габдрахманов,...

Кеше олыгая барган саен артына ешрак борылып карый, диләр. Әллә юксыну, әллә сагыну дулкыны шаулап үтә...

Хезмәт юлыма Иске Комазан мәктәбе аша үтәргә туры килде. Гүзәл табигатьле бу матур авылга якты йөзле, эшчән халкы ямь биреп тора. Ә педагогик коллективыбыз аны тагын да тулыландыра иде. Уку-укыту бүлеге мөдире Фаяз Габдрахманов, мөгаллимнәр Иван Иванов, Иван Николаев, Нурсаимә Һадиуллина, Әлфия һәм Вәсил Вәгыйзовлар, Римма Галиева, Кадрия ханым, директор Салихҗан Вәгыйзов һ.б. Шулар арасыннан икесе-Иван Иванов белән Салихҗан Вәгыйзов арабыздан бакыйлыкка күчтеләр. Атна саен планерка, эшләгәннәргә анализ. Кечкенә генә уңай як та күз уңыннан ычкынмый. Дирекция рәхмәтен белдерә. Шуңа да күңел була, күкләргә сикерәсең. Гамилә, Зәйтүнә апаларга-өлкәннәргә аерым хөрмәт. Менә шундый мохиттә ничек эшлисе килмәсен, ди. Иван Петрович-гаҗәеп тә ягымлы, итагатьле рус теле укытучысы. Аның каллиграфиясе күпләрне көнләштерерлек. Рус һәм татар әдәбияты буенча дискуссияләр оештырабыз. Мин Такташ белән Гаташны яттан сөйләсәм, ул Маяковскийны, Есенинны. Аннан "Москва" журналындагы әсәрләргә чират җитә. Солженицынга тукталабыз. Берсеннән-берсе бөек фикерләр әйтелә, хәйран калам. Буш вакытларны бер дә әрәмгә үткәрмәдек. Спектакльләр куябыз, концертлар. "Таң" колхозының рәисе Зәйнулла абый Һадиуллин безгә киемнәр дә алып бирде. Авылларга чыгабыз. Шул ук вакытта мәктәпне ремонтлыйбыз. Эштән соң директор белән завуч безне табын әзерләп чәй эчертәләр. Бер генә гаеп итүче, чүп эзләүче, көнләшүче юк. Кичләрен колхоз өчен стена газеталары чыгарабыз. Егетләрне-Иван Иванов һәм Иван Арсентьевичны армиягә дә озаттык. Укучылар, укытучылар елый. Иван Петрович мөлдерәгән зәңгәр күзләре белән елмая. "Кызлар, без кайтканчы 25нең теге ягына чыгасы түгел,"-дип шаяртырга тырыша. Гөрләтеп көләбез, авылны чыкканчы озата барабыз. Егетләр армиядән дә кайттылар. Тагын бергә укытабыз. Аларның мотоцикллары бар иде. Шуңа утырып ялга өйгә кайтабыз. Сыябыз. Әле ул ватыла: җыйнаулашып этәбез. Зарланучы юк. Нурсаимә Һадиуллина Акманда кала, мин-Көектә, Фаяз Габдрахманов-Шәдчедә, Иван Иванов һәм Иван Николаев Ылыяга китәләр. Араларны гына түгел, ул вакытта гомер юлын үткәнбез икән ич. Хәзер Иван Иванов арабызда юк. Әмма аның якты истәлеге күңелләрдә саклана. Иван Иванов үзенең хезмәттәшләрен башка эшкә күчкәч тә онытмады. Шәхсән минем туганнарымның балаларын хәтта исемнәренә кадәр белә иде. Авыр вакытларда булышты. Юкка гына аңа "Алтын йөрәкле кеше" димәгәннәрдер. Безнең күңелдә ул һаман да чын педагог. Ул чишмә башының-Иван абый белән Федосия апаның-педагогларның дәвамчысы ич. Федосия апаның да зәңгәр күзләре, йөзе белән елмаеп хәл сорашуы, бергәләп чәй эчәргә чакыруы да күңелгә җылы иңдерә иде. Иван Петровичның көтмәгәндә арабыздан китүе барыбызны да тетрәндерде. Һәммәбез исеменнән бу юллар Салих абый белән икесе рухына дога булып ирешсен. Көзләр сулкылдавы җанны ашый, Җилләр эзли ашыгып кемнедер. Талбишектә үскән үз баласын Мәңге югалтканын белмидер. Һаваларда кошлар моңы, Килә шәрран ярасы. Ятим иттең туган җирең, И, син, адәм баласы! (Бергә укыткан хезмәттәшләрегез исеменнән.)

РӘСИМӘ ГАЛИЕВА,

Яңа Комазан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев