Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар китап яза

Йөрәк утлары балкып яна Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева гаять үзенчәлекле китап төзеп бастырдылар. "Йөрәк утың балкып янса..." дип атала ул һәм туган авыллары Көек Ерыкса белән Яңа Комазаннан чыккан, анда төрле елларда укыткан мөгаллимнәргә багышлана ул. Баксаң, йөздән артык мөгаллим чыккан икән бер гасыр эчендә генә дә шушы ике...

Йөрәк утлары балкып яна
Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева гаять үзенчәлекле китап төзеп бастырдылар. "Йөрәк утың балкып янса..." дип атала ул һәм туган авыллары Көек Ерыкса белән Яңа Комазаннан чыккан, анда төрле елларда укыткан мөгаллимнәргә багышлана ул.
Баксаң, йөздән артык мөгаллим чыккан икән бер гасыр эчендә генә дә шушы ике авылдан. Өчәр-дүртәр буын укытучылык белән шөгыльләнгән династияләр дә барлыкка килгән. Алар район, республика, Россия, СССР бүләкләренә лаек булганнар; күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре тәрбияләгәннәр.
Китапның авыллар тарихы белән башлануы аның эчтәлеген тагын да баетып җибәргән. Элек-электән мәгърифәткә омтылган төбәк халкы гына җәмәгатьчелеккә шундый күпсанлы күркәм шәхесләрне бирүен аңлый башлыйсың. Ленин ордены, төрле медальләр, "Татарстанның атказанган укытучысы" Мактаулы исемнәре, "РФнең мәгариф отличнигы" күкрәк билгеләре, РФ Президенты гранты, Мактау грамоталары, премияләр белән бүләкләнүчеләр дистәләгән икән Көек Ерыкса мәктәбендә төрле елларда укыткан мөгаллимнәр арасында. Мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары булып эшләгән күп кенә шәхесләрнең дә тормыш һәм хезмәт юлларын ачыклый алганнар. Бу китап-тынгысыз җанлы, эзләнүчән шәхесләрнең, үзләре дә мөгаллимнәр булган Салават Гыймранов белән Рәсимә Галиева авылдашларына куйган һәйкәл кебек. Дөрестән дә, аларның исемнәрен, эшләрен барлап, киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерә ул.
Китапта Көек Ерыкса мәктәбен тәмамлап чыккан күренекле шәхесләргә дә зур урын бирелгән. Бу бүлекнең керүе мөгалимнәрнең күпьеллык хезмәтләре уңдырышлы туфракка төшүен тагын бер кат раслый. Җыентыкта укучыларның туган авылларына, мәктәпләренә, укытучыларына багышланган шигырьләреннән һәм иншаларыннан өзекләр дә бирелгән.
Йөздән артык мөгаллим һәм фоторәсем. Күпме тарих сыйган шушы бер китапка!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев