Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәҗрибә уртаклаштык

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең төп бурычлары - шәхесне танып белүгә, иҗатка омтылышын үстерү; шәхес, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләрендә өстәмә укыту программаларын һәм хезмәт күрсәтүләрне тормышка ашыру. Шәдче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында узган өстәмә белем бирү педагогларының зона семинарында сөйләшү шуларгы багышланган иде. "Балачак һәм яшүсмерләр йорты" директоры Степан Спиридонов,...

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең төп бурычлары - шәхесне танып белүгә, иҗатка омтылышын үстерү; шәхес, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләрендә өстәмә укыту программаларын һәм хезмәт күрсәтүләрне тормышка ашыру.

Шәдче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында узган өстәмә белем бирү педагогларының зона семинарында сөйләшү шуларгы багышланган иде. "Балачак һәм яшүсмерләр йорты" директоры Степан Спиридонов, аның урынбасары Резеда Нуриева, методистлар Кадрия Бәдриева, Миләүшә Лотфуллина һәм Вадим Платонов үзләренең чыгышларын җанлы алып бардылар. Аннан соң "Туган якны өйрәнү" берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Әхәтова җитәкчелеге астында мәктәпнең "Сугыш һәм хезмәт даны" музеена сәяхәт кылдык. Аның балаларны тәрбияләүдә бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаганлыгына тагын бер кат инандык. Ленар Галәветдиновның - волейбол, Җөри мәктәбеннән Илнар Ивановның - волейбол буенча ачык дәресләре һәркемдә зур кызыксыну уятты. Ә менә шәдчелеләрнең "Оста куллар" һәм "Вокал" берләшмәләре турында аерым тукталып үтәсе килә. Беренчесенең җитәкчесе Гөлнара Хәйдәрова үзенең укучылары белән Гобелен туку серләрен күрсәтте. 7нче сыйныфта белем алучы Мәдинә Шәрифуллина Татарстан гербын тукый башлаган. Инде шактый эш башкарган. Булган кадәресендә дә аның үз эшенә бөтен күңелен салганлыгын күрергә мөмкин иде. Степан Спиридонов әлеге түгәрәк әгъзасы Фәридә Минһаҗевага Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртүче Илдар Вәлиев җитәкләгән "Вокал" түгәрәгенең эше белән дә якыннан таныштык. Биредә бит бүгенге көндә үз тамашачысы булган Регина Павлова, Земфира Ситдыйкова тәүге адымнарын ясаганнар. Без дә үзебезне җыр сәнгатендә сынап карадык. Семинарда башка мәктәпләрдән килгән коллегаларыбызның эшләре белән дә якыннан танышырга насыйп булды. Келәүештән Маргарита Фәсхетдинованың сувенирлар ясау буенча үткәргән мастер-классы җанлы узды. Коллегаларыбызның төрле темаларга багышланган чыгышлары, уртаклашкан тәҗрибәләре эзсез югалмаслар дип ышанасы килә.

Рәсимә Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев