Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

«Ил карты да сиңа башын иеп, мөгаллим дип, зурлап эндәшә". Бу сүзләр остазым, хезмәттәшем Римма Нигъмәтуллина турында әйтелгәндер сыман. Әйе, дөрестән дә, аның кебек укытучылар-иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кешеләр. Хезмәт биографиясен 1962 елда Тәкәнеш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә ул. Шул дәвердән бирле...

«Ил карты да сиңа башын иеп, мөгаллим дип, зурлап эндәшә". Бу сүзләр остазым, хезмәттәшем Римма Нигъмәтуллина турында әйтелгәндер сыман. Әйе, дөрестән дә, аның кебек укытучылар-иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кешеләр.

Хезмәт биографиясен 1962 елда Тәкәнеш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә ул. Шул дәвердән бирле яхшы класс җитәкчесе, тәрбия, уку эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкарды. Коллегасы Асия Әхмәтова тарафыннан оештырылган "Яшь гвардия" музеен 30 елдан артык җитәкли.

Татарстанның атказанган укытучысы Римма Нуриевна бар укытучыларга, укучыларга таләпчән, шул ук вакытта гадел кеше булып кала алды. Бүген дә һәммәбез белән уртак тел таба, һәр эштә булыша, балаларга чын патриотик тәрбия бирүдә бөтен көчен куя. Безнең -укытучылар һәм укучыларның һәр уңышына эчкерсез шатлана, борчуларыбыз булса, бездән дә ныграк кайгыра. Шул ук вакытта, кырыс та, мөлаем дә, гүзәл дә, зыялы да ул безнең остазыбыз, ныклы таянычыбыз! Мин үзем-гап-гади мәктәп әйдаманы. Бар булган педагогик стажым Римма Нуриевна белән бәйле. Мине тыныч, сабыр гына балалар дөньясына алып кереп китте, кулымнан тотып диярлек өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле. Мәктәп музеенда эше хәзер дә гөрләп бара. Менә дигән экскурсоводлар әзерләде. Укучылар, укытучылар, килгән кунаклар аның белән очрашудан соң ниндидер яңалык алып, тормышның әле таныш булмаган яклары белән танышып, әйләнә-тирәгә, кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам белән карарга өйрәнеп китәләр. Ата-аналар да аңа бик рәхмәтле. Алар да бит кайчандыр шушы музейда кайнаганнар. Ул укыткан, тәрбияләгән укучылар илебезнең төрле почмакларында яши. Элемтәләре нык, очрашулар, бәйрәм белән котлаулар, хәл белешүләр даими. Әле дә энергиясе ташып торган Римма Нуриевнаның чәчәкләргә күмелгән ишегалдында кунаклар еш шау-гөр килә, уңган хуҗабикәнең ясаган тәм-томнарын авыз итә, биредә кемнәр генә юк... Авылдашларының, күршеләренең авыр, кайгылы чакларында ярдәменнән ташламый, шатлыклы вакытында янында була белә. Түбән Тәкәнеш авылы шундый шәхесе белән урынлы горурлана. Остазыбызның гел шулай шат, сәламәт, кирәкле булып, бәхетле гомер кичерүен телибез.

ГӨЛФИЯ ГАЙНУЛЛИНА,

Тәкәнеш мәктәбенең педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев