Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләр хезмәт чирегенә әзерләнә

Балаларда хезмәткә карата нәфрәт түгел, ә мәхәббәт тәрбияләү шарт. Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов Олыяз лицее базасында узган зона киңәшмәсендә җиткерде. Олыяз лицее Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зонасына караучы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен, җирлек башлыкларын һәм мәктәп директорларын җыйды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтүче чараның төп темасы язгы...

Балаларда хезмәткә карата нәфрәт түгел, ә мәхәббәт тәрбияләү шарт. Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов Олыяз лицее базасында узган зона киңәшмәсендә җиткерде.

Олыяз лицее Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зонасына караучы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен, җирлек башлыкларын һәм мәктәп директорларын җыйды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үтүче чараның төп темасы язгы кыр эшләре. Җитәкче аграрийлардан әлеге мөһим кампаниянең барышы, проблемалар турында кызыксынды. Анатолий Иванов искәртүенчә, игътибар тармакның барлык өлкәләренә дә бердәй бүленергә тиеш.
Кыр эшләре темасы мәктәпләрне дә читләтеп үтми. Аларның һәркайсында санаулы көннәрдән бизнес-план программасын тормышка ашыра башлаячаклар.
Уку йорты директорларыннан район башлыгы быелга булган ниятләре хакында да кызыксынды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, берничә белем бирү учреждениясе җитәкчеләре киңәшмәдә катнашучылар алдында хисап та ясадылар.
Район башлыгы Анатолий Иванов уку йорты коллективлары алдына мәйданнарны зурайту бурычы куя. Әмма кул хезмәте мөмкин кадәр азрак кулланылсын, дип тә искәртә җитәкче. Аның фикеренчә, балаларда хезмәткә карата нәфрәт түгел, ә киресенчә, мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.
Киңәшмәдә бизнес-план юнәлешендәге узган ел күрсәткечләрен дә анализладылар. Бер генә мәктәп тә аеруча мул уңыш алдым дип мактана алмый. Моны агротехнологик таләпләрне тиешенчә сакламау белән бәйләп аңлаталар. Анатолий Иванов уку йортлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бу юнәлештә уңышлы эшләүчеләрдән тәҗрибә алырга, белгечләр белән киңәшләшергә чакырды. Хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары да педагогик коллективларның әлеге мәсьәләдә төп ярдәмчеләре булырга тиешләр. Район башлыгы быел һәр зонада берәр мәктәпне эксперимент мәйданчыгы итеп алырга тәкъдим итә. Аларда барлык таләпләрне дә саклап бәрәңге үстерәчәкләр. Ә нәтиҗәсе, билгеле инде көзен ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев