Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әмир Президент була

Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыклады. Алсу Спиридонова Тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, "визитка"да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар. "Әгәр...

Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыклады. Алсу Спиридонова Тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, "визитка"да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар. "Әгәр мин Президент булсам" дип исемләнгән инша яздылар... "Әгәр мин Президент булсам, яңа заманча мәктәпләр төзиячәкмен, аңа иң яхшы укытучыларны урнаштырып, укучыларга шәхси компьютерлар өләшәчәкмен. Илебездә кешеләрнең сәламәтлекләре турында чынлап кайгырта торган тренерлар булган спортзалларны күбәйтәчәкмен. Тагын, "бишле"гә генә укучыларның барысын да җыеп, чит илләргә сәяхәткә алып чыгып, андагы тормыш, истәлекле урыннар белән таныштырыр идем. Президент булу өчен яхшы укырга, башкаларга һәрьяктан үрнәк булырга кирәк, мин хәзергә шуның белән шөгыльләнәм,"-дип яза икенче санлы лицейдан Әмир Таҗиев (укытучысы Зинфира Вәгыйзова). "Ә мин өлкәннәргә күбрәк булышыр, медицина ярдәмен бушлай оештырыр, ашамлыкларга бәяләрне төшерер, табигатькә зыян салучы заводларны ябар, үз халкымның ничек яшәгәнен һәрчак белешеп торыр идем,"-ди дүртенче санлы мәктәптән Илфат Гыймранов (укытучысы Валентина Селезнова). Бу игелекле күңелле малайларның хыяллары чынга ашар, иншалла. Алар конкурста да иң көчлеләре булып чыктылар, тигез очко җыеп, икесе дә беренче урынны яуладылар. Беренче мәктәптән Кирилл Федоров (Елена Музлова) - икенче, Олыяз лицееннан Салават Мурзин өченче урында. Музыкаль паузаларда икенче санлы лицейның "Конфетти" вокаль ансамбле күңелләрне күтәрде. Кирилл Федоровның команда булып оешып килгән җанатарлары көч-дәрт биреп тордылар. Мәгълүмат-методик үзәгенең башлангыч белем бирү буенча методисты Илһамия Гыйләҗева бүгенге конкурсның югары дәрәҗәдә узуын әйтте. Балаларга укуда һәм тормышларында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев