Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Министр канәгать калды

Сишәмбе көнне шәһәребездә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов булып китте. Ул Мамадышта узачак укытучыларның республика конференциясенә хәзерлек эшләре белән якыннан танышты. Шәһәребездәге һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәпләренең "Җир әлифбасы" өйрәнү-тәҗрибә участогында булып, ул районыбызда белем бирү учреждениеләрендә хезмәт тәрбиясенең югары дәрәҗәдә булуын үз күзләре белән...

Сишәмбе көнне шәһәребездә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов булып китте. Ул Мамадышта узачак укытучыларның республика конференциясенә хәзерлек эшләре белән якыннан танышты. Шәһәребездәге һәм Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәпләренең "Җир әлифбасы" өйрәнү-тәҗрибә участогында булып, ул районыбызда белем бирү учреждениеләрендә хезмәт тәрбиясенең югары дәрәҗәдә булуын үз күзләре белән күрде. Участоктагы иген культуралары, яшелчә участокларына югары бәя бирде. Аларны игүгә кагылышлы үзе тарафыннан участокта эшләүче балаларга бирелгән сорауларга нигезле җаваплар да ишетте ул. Соңыннан министр төзелеп килүче яңа мәктәптәге эшләрнең барышы белән якыннан танышты, конференция кунаклары узачак урыннарда булды. Кунакны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов озатып йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев