Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

МӨГАЛЛИМНӘР КӨЧ СЫНАШТЫ

Үткән шимбәдә шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы мөгаллимнәр арасында конкурс оештырылды. Аның максаты-әлеге дәресләрне алып баручы педагогларның балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алуын кисәтү, эшләрендә кулланыла торган форма һәм ысулларның камиллеген, аларның һөнәри осталыкларын күтәрү иде. Мөгаллимнәр "В" категорияле водительләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча...

Үткән шимбәдә шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы мөгаллимнәр арасында конкурс оештырылды. Аның максаты-әлеге дәресләрне алып баручы педагогларның балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алуын кисәтү, эшләрендә кулланыла торган форма һәм ысулларның камиллеген, аларның һөнәри осталыкларын күтәрү иде. Мөгаллимнәр "В" категорияле водительләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар, велосипедчылар өчен тестлар үттеләр. Конкурска йомгак ясаганда мәктәпләрнең яшь инспекторларының район бәйгеләрендә катнашулары, ЮХИДИ инспекторлары белән рейдларга чыгулары һәм башкалар исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, 1нче санлы мәктәп укытучысы Разин Вилданов иң күп балл җыеп, беренче урынны яулады. 2нче санлы лицейдан Рамил Сафин белән Тәкәнеш мәктәбеннән Рөстәм Сәләхов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X