Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Өмет”тә – “Сабантуй”

Мамадыш "Өмет" социаль приюты ишеген быел иң беренче булып, "Сабантуй" газетасы хезмәткәрләре шакыды. Газетаның әдәбият бүлеге җитәкчесе, язучы, биш бала анасы Йолдыз Шәрәпова үзенең тормыш иптәше һәм балалары белән кунакка килде. Максаты: приютка Коръән китабын тапшыру һәм балалар белән якыннан танышу иде. Безнең приют балалары, декабрь аенда "Сабантуй" газетасы оештырган...

Мамадыш "Өмет" социаль приюты ишеген быел иң беренче булып, "Сабантуй" газетасы хезмәткәрләре шакыды. Газетаның әдәбият бүлеге җитәкчесе, язучы, биш бала анасы Йолдыз Шәрәпова үзенең тормыш иптәше һәм балалары белән кунакка килде. Максаты: приютка Коръән китабын тапшыру һәм балалар белән якыннан танышу иде. Безнең приют балалары, декабрь аенда "Сабантуй" газетасы оештырган "Иман" бәйгесендә катнашып, беренчелекне яуладылар. Алар шигырьләрен, районыбыз мәчетләре турындагы язмаларын юллаган иделәр. Язучы үзенең китапларын, татлы күчтәнәчләрен һәм бүләкләрен мулдан өләште. Балалар үзләренең биюләрен, җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев