Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күп калмады җәйгә дә

Агымдагы елның 14нче февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 119нчы санлы "2012нче елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтлекләрен ныгыту һәм хезмәткә җәлеп итүне оештыру турындагы" карары нигезендә муниципаль программа әзерләнде. Мәгълүм булганча, быел "Кама" стационар, палаткалы, ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк. Беренчесендә барлыгы 350 бала дүрт сменада ял...

Агымдагы елның 14нче февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 119нчы санлы "2012нче елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтлекләрен ныгыту һәм хезмәткә җәлеп итүне оештыру турындагы" карары нигезендә муниципаль программа әзерләнде.

Мәгълүм булганча, быел "Кама" стационар, палаткалы, ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк. Беренчесендә барлыгы 350 бала дүрт сменада ял итәчәк. 13-30нчы июньнәрдә биредә - волейболчылар, 3-20нче июльләрдә һәм 23нче июльдән 9нчы августкача - футболчылар, 11-28нче августларда хоккейчылар "хуҗа" булачак. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, стационар лагерьда бер көн ял итү - 545, ә профильле смена 555 сумга төшәчәк. 18 көнлек профильсез сменада ял итүче муниципаль учреждениеләр һәм коммерция оешмаларында хезмәт куючыларның балаларына юллама бәясе - 9810 сум тәшкил итә. Шушы сумманың 8338 сумы республика бюджетыннан финансланса, калганнарын әти-әниләр күтәрә. Ә профильлесендә шушы вакытка - 9990, бер атналык булганда - 3885 сум. Әлеге акчаларның 85 процентын республика бюджеты күтәрсә, 15ен ата-аналар түли. Коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмаларда эшләүчеләрнең балаларына путевка бәясен каплауда оешмалар да катнашырга тиеш. Бу очракта акчаның 15 проценты (1472 сум) гаилә бюджетына төшсә, калган сумма республика бюджетыннан һәм оешмалар тарафыннан бертигез күләмдә (4169ар сум) финансланачак.
Агымдагы елда барлыгы 890 бала өчен 29 гомумбелем бирү мәктәпләре базаларында ике сменалы ял лагерьлары оештыру каралган. 6-18нче июьнәрдә 725 укучы ял итсә, калганнары өч мәктәптә 20нче июньнән 7нче августка чаклы. Районыбыздагы 20 урта гомумбелем бирү учреждениесендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшлиячәк. Аларга 300 чамасы баланы җәлеп итү каралган. Алар арасында начар хәлле, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, төрле хилафлыклары өчен ПДН, КДН һәм ВШКда исәптә торучылар да булачак. Хезмәт лагерьларына мәшгульлек үзәге аша 850шәр сум матди ярдәм күрсәтеләчәк. Балалар һәм яшүсмерләр йорты линиясе буенча балигъ булмаганнар эше буенча махсус комиссиядә торучылар, начар хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен биш сменалы "Зәңгәр шхуна" йөзмә лагерь эшлиячәк. Быел әлеге категориягә кергән 10-15 яшьлекләр өчен "Кама"дан ерак түгел, Чулман буенда, "Йолдызлы десант" профильле, өч сменалы палаталы лагерь да оештырылачак. Анда республикабызның төрле төбәкләреннән 50шәр баланы (яртысы безнең районнан) җыю күз уңында тотыла.
Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев