Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кеше гомере өчен тимерне дә турыйлар

Укучыларга һәлакәткә юлыккан автомобильдән кешеләрне дөрес итеп коткару, бәла-казалар вакытында үтәлергә тиешле таләпләр хакында сөйләделәр. ТР эзләү-коткару хезмәтенең 5нче санлы отрядында ачык дәрес үтте. Түбән Яке авылы янәшәсендә эшләүче әлеге коллективта 24 кеше һәм Фортуна исемле эт хезмәт куя. Коткаручылар төркеме тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Алар М-7 федераль трассасындагы 126...

Укучыларга һәлакәткә юлыккан автомобильдән кешеләрне дөрес итеп коткару, бәла-казалар вакытында үтәлергә тиешле таләпләр хакында сөйләделәр. ТР эзләү-коткару хезмәтенең 5нче санлы отрядында ачык дәрес үтте.

Түбән Яке авылы янәшәсендә эшләүче әлеге коллективта 24 кеше һәм Фортуна исемле эт хезмәт куя. Коткаручылар төркеме тәүлек әйләнәсе кизү торалар. Алар М-7 федераль трассасындагы 126 километр ара һәм Мамадыш, Балык Бистәсе районнарындагы җирле әһәмияттәге юллар, сулыклар өчен җаваплы.
- Айга уртача 20-25 чакырту буенча чыгабыз. Юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә төнге сәгатьләрдә искәртелә. Биш коры җир техникасы һәм дүрт көймәбез бар,- ди ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең 5нче санлы отряды җитәкчесе Рифнур Кәримуллин.
Коткаручылар нинди инструментлар белән эшли, бәлагә дучар булучыларга дөрес транспортировка ясау ысуллары хакында балаларга да сөйләделәр. "Тормыш иминлеге һәм куркынычсызлыгы нигезләре" темасы буенча узучы ачык дәрес ил күләмендә үткәрелә. Аның беренчесенә якын-тирә авылларның 8-11нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Коткаручылар дәреснең теоретик өлешен: "Гадәттән тыш хәлләргә әзер булмау меңләгән кешене корбан итә!"- дигән сүзләрдән башладылар. Алар шулай ук республикада янгынга каршы режим кертелүен, җәйге каникул чорларында рөхсәт ителгән урыннарда гына су керү зарурлыгын ассызыклады.
Дәреснең практик өлеше өчен иске автомобиль кузовын әзерләгәннәр. Отряд егетләре махсус инструментлар ярдәмендә бикләнеп калган ишекләрне тиз арада ачу, машинадагы кешене коткарырга комачаулык тудыручы өлешләрне кисеп алу ысулларын күрсәтте. Дәрестә катнашучылар һәр инструмент, аны кайсы очракларда файдаланулары хакында да тулы мәгълүмат алдылар.
Соңыннан укучылар Фортуна исемле коткаручы этнең күрсәтмә чыгышларын тамаша кылдылар. Биредә тәҗрибә дә үткәрелде. Ике баланы алдан агачлар артына качырдылар, бу вакытта бина эчендә торган эт аларны санаулы мизгелләр эчендә эзләп тапты.
Рифнур Кәримуллин әйтүенчә, чираттагы ачык дәрес Урманчы төбәге укучылары катнашында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев