Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

КЕЧКЕНӘ КУЛИБИННАР АРАБЫЗДА

Урта Кирмән мәктәбе ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән тыгыз элемтә урнаштырды. 23нче октябрьдә уку йортына әлеге җәмгыятьнең рәисе, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган рационализаторы, РФнең почетлы химигы, СССР спорт мастеры Ленар Гайсин, ТР атказанган рационализаторы, Казан дәүләт энергетика университеты укытучысы Риннат Нуруллин һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир...

Урта Кирмән мәктәбе ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән тыгыз элемтә урнаштырды. 23нче октябрьдә уку йортына әлеге җәмгыятьнең рәисе, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган рационализаторы, РФнең почетлы химигы, СССР спорт мастеры Ленар Гайсин, ТР атказанган рационализаторы, Казан дәүләт энергетика университеты укытучысы Риннат Нуруллин һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов кунакка килделәр. Кирмән балалары ниләр генә уйлап табып, ниләр генә ясамаган. Эльмир Ибраһимовның чүлмәк ясау җиһазы, Илфат Хәйруллинның моторлы көймәчеге, Айрат Юлдашевның электрлы тырнак кыргычы галимнәрдә кызыксыну уятты. Балалар үз эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Галимнәр аларга яхшы бәя бирделәр, уңышлар теләделәр. Рәис үз җәмгыятьләре белән тыгыз хезмәттәшлеге өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәпнең тарих укытучысы Ринат Хәйруллинга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев