Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Илһам чишмәсенең тылсымы

Дүсмәт мәктәбендә укучы балалар ник шигырь язмасын, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашып кына тора бит алар. Мәктәптәге чираттагы әдәби кичәгә язучылар Ркаил Зәйдулла, Әлфәт Зәкиҗанов, Алмаз Хәмзин, Вәрис Гали, Вахит Галиев, "Таң" күмәк хуҗалыгы уңганнарына багышлап "Иң зур бәхет-хезмәттә" исемле публицистик китап чыгарган Гөлфинур Дувалова чакырылган иде. Мәктәп директоры Газизҗан...

Дүсмәт мәктәбендә укучы балалар ник шигырь язмасын, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашып кына тора бит алар.
Мәктәптәге чираттагы әдәби кичәгә язучылар Ркаил Зәйдулла, Әлфәт Зәкиҗанов, Алмаз Хәмзин, Вәрис Гали, Вахит Галиев, "Таң" күмәк хуҗалыгы уңганнарына багышлап "Иң зур бәхет-хезмәттә" исемле публицистик китап чыгарган Гөлфинур Дувалова чакырылган иде. Мәктәп директоры Газизҗан Ибраһимов белән татар теле укытучысы, "Чишмә" әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Гайнетдинова аларның иҗатлары белән таныштырып уздылар. Кунаклар чыгышларында яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
-Язган шигырьләрегезне кат-кат укыгыз, камилләштерегез,-диде Вахит Галиев.
-Кыюрак булыгыз. Язганнарыгызны төрле газеталарга, журналларга җибәрегез. Йөрәгегездә шигырь уты кабынган икән, югалтмагыз. Шигырь яза белү тормышта да кирәк булачак,-диде Вәрис Гали.
-Иҗаттан аерылмагыз. Шигырь яраткан, туган ягының матурлыгын тоя белгән кеше тормышта югалмаячак. Шигырь яза белүче кеше-күзәтә белүче кеше ул. Иҗат итү-тормышта үзеңне табарга тырышуда бер адым. Язугыз һәм төрле конкурсларда катнашыгыз,-диде Әлфәт Закирҗанов.
Ркаил Зәйдулла мишәрчәдән арынып, ничек итеп әдәби татар телендә язарга өйрәнүен кызык итеп сөйләде, Шигырьләрен укыды.
Алмаз Хәмзин бөтен укучыларның "бис"кә кул чабуы астында матур җырларын да бүләк итте.
-Кечкенә чакта безнең мәктәпкә Зәки Нури белән Мөхәммәт Мәһдиев килгәннәр иде. Алар исәнләшеп кулымны кыскач, язучы булып киттем. Мин дә сезнең кулларыгызны кысып чыгам, сез дә язучы булырсыз,-дип, шаяртып та алды ул.
Гөлфинур Дувалованың әтисе-42 ел "Таң" хуҗалыгына җитәкчелек иткән, Дүсмәт мәктәбен дә җиткергән легендар шәхес. Гөлфинур Зәйнулловна туган ягындагы укучыларны иҗатка тарту өчен дә зур тырышлык куйды. Арабыздан вакытсыз киткән мөгаллим һәм шагыйрә Зөлфия Петрованың иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китап та туплап чыгарды.
-Сез - безнең энҗе бөртекләре. Сәләтегезне тагын да үстерәсебез килә,-диде ул мәктәпнең яшь шагыйрьләренә.
Иске Комазан, Дүсмәт мәктәпләре укучылары элек-электән иҗатта актив булдылар. Район газетабызда укучыларның һәм укытучыларның шигырьләре, мәкаләләре бик күп басылды инде. Яшь иҗат талантларын барлаудагы һәм үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен быел Дүсмәт мәктәбенә Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе бирелде. Очрашуда да бер төркем укучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар.
"Илһам чишмәгезнең тылсымы
Дәрт өстәсен сезнең күңелгә.
Безгә шатлык бүләк итүчеләр,
Балкыгыз гел иҗат күгендә,"-дип саубуллаштылар алар кунаклар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев