Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Еллар кавышты

Укытучы бәхете-укучыларының тормыш юлларында адашып калмавында, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табуларында. Юллар, юллар авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын,-дип еш җырлыйдыр руль артында ерак юлларга йөрүче Рөстәм Галиев. 35 елдан соң Урта Кирмән мәктәбендә очрашучыларның берсе ул. Аның тормышыннан канәгать-бәхетле булуын күз карашыннан тоеп була. Нәкъ элеккечә тыйнак, фикере...

Укытучы бәхете-укучыларының тормыш юлларында адашып калмавында, тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табуларында. Юллар, юллар авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын,-дип еш җырлыйдыр руль артында ерак юлларга йөрүче Рөстәм Галиев. 35 елдан соң Урта Кирмән мәктәбендә очрашучыларның берсе ул. Аның тормышыннан канәгать-бәхетле булуын күз карашыннан тоеп була. Нәкъ элеккечә тыйнак, фикере өлкәннәрчә. Урта Кирмән мәктәбе гөрләп тора. Сәбәбе: яшьлек эзләрен эзләп килгәннәр алар 30-35 елдан соң. Әйе, эзләргә тиеш алар! Әнә Азат белән Фәүзия бер сыйныфта укып, тормыш сукмагын бергә үткәннәр. Үзләре инде әби-бабайлар булсалар да, киңәш эзләп килгәннәр: дөрес яшиләрме, алга таба нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавапны элекке мәктәп директоры Әлфәт Рәфыйковтан өмет итәләр. Инде аңа да 83 яшь, әмма фикер байлыгына күз тимәсен. Аның кешеләрне уйландыра торган әйтеме бар: "Тормыш-көрәш ул." Әйе, көрәшмәсәң тормыш төбенә киткәнеңне сизми дә каласың. Әлфәт Гаянович үз чыгышында: "Шундый еллар булды, ач-ялангач балаларны җиде еллык белем алу өчен, өйдән-өйгә йөреп җыйдык. Хөкүмәт шулай кушты. Ә бүген белемнең зарурлыгы турында сөйләү кирәк түгел, кеше булып калу бурычы тора. Җәмгыятьнең үсеше, яшәеше сезгә бәйле, балаларыгызга, оныкларыгызга тиешле юлны күрсәтә белегез. Шушы көнгә кадәр матур яшәгәнсез икән, аларга да дөрес тормыш дәресе бирү сезнең өстә,"-диде. Биш ел саен очрашып торсалар да, сагынганнар сыйныфташлар бер-берсен. Һәрберсенең тормыш юлы бер кыйсса. Фәүзия, Гөлнәзирә, Әлфия әдәпле дин юлына ихластан кереп киткәннәр. Миңлекамал Гасыймова бер ялгызы биш бала тәрбияләп үстерә, әмма тормыш баткаклыкларына чуммый. Энҗе белән Наилнең сөйләшкәннәренә колак салам. "Кайтыйк, Наил, үз якларыбызга,"-ди Энҗе, табигый манзарага сокланып. Әлегә алар Төмән якларында яшиләр. Рафис белән сөйләшәм: "Авырдыр инде авылда яшәү, эш юк, кызлар укытасың?" "Юк, апа, авырлыклардан чыгу юлын үзең эзлисең. Тик торырга ярамый, умарта тотам,"-ди ул. Аллага шөкер, берсе дә зарланмый. Киров исемендәге колхоз нинди төрләргә әйләнсә дә, зоотехник Ильяс түзә-үз эшенә гашыйк, авылны яратып яши. Мәснәви киләчәктә авылда яшәүне күз алдында тотып ике катлы йорт салу белән мәшгуль. Очрашу кичәсе мәктәптән Түбән Яке каршында урнашкан кафега күчә. Алып баручының да өресен тапканнар. Ул-Гөлнур Васыйлова, чын сәнгать кешесе. Рәхмәт сиңа, Гөлнур, кешеләргә шатлык өләшә белгәнең өчен. Очрашуларның төрлесе була. Әйтер сүзем шул: сыйланып утыру белән генә чикләнмичә, һәр очрашуның үз максаты булсын иде. Иң беренче чиратта, сиңа тәрбия биргән мәктәбең, укытучыларыңның борчылулары юкмы, сыйныфташларың бәхетлеме, үзеңә нинди ярдәм кирәк? Мин үзем өлкән яшьтә булсам да: "Укытуым, тәрбиям аларга тормышларында ярдәм итәме икән?"-дип уйланып утырам. Минем уйларымны сизгән кебек, алып баручы тел остасы Газизҗан Ибраһимов барысыннан да тормыш мизгелләрен сөйләтә. Ишеткәннәрдән чыгып, аларның бәхетенә сөенәм: болар арасында олигархлар да, бик кәттә шәхесләр дә юк, әмма һәркайсы үзенчә бәхетле; йөзләрендә елмаю, сүзләре мәгънәле, авырлыкларга түзем, сабырлар. Болар үзләре генә дә безнең тәрбия заяга булмаганны күрсәтә бит!

Рәшидә Әүхәдиева, мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев