Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Диана дөньяга танылды

2 нче лицей укучысы Диана Филиппова татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчесе булды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы...

2 нче лицей укучысы Диана Филиппова татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчесе булды.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Анда гран-прига лаек булган катнашучыларны һәм дипломантларны бүләкләделәр. "Олимпиада ике турда үткәрелгән иде. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Анда Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Дистанцион тур йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Мамадыш районы Югары Сон мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Ләйсән Габидуллина (укытучысы Миләүшә Хөснулловна Нәҗипова), 2нче санлы лицейның 11 нче сыйныфы укучысы Чулпан Вәлиева (укытучысы Лилия Равилевна Гыйләҗева) һәм 9 нчы сыйныф укучысы Диана Филиппова (укытучысы Лениза Минхузиевна Фазлиева) Казанда узган икенче этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярыштылар. "Диана Филиппова II дәрәҗәле дипломга һәм айпадка лаек булды,"-дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев