Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче канал көтә

Мамадышның даны тагын еракларга таралачак. Райондашларыбыз арасында моңа кадәр Беренче телеканалда үтүче "Поле чудес", "Сам себе режиссер" кебек тапшыруларда катнашканнар булгалады. Ә менә яшьләр арасында оештырылучы "Умницы и умники" тапшыруында әле берәүнең дә чыгыш ясаганы юк иде. Хәзер без бу хакта горурланып әйтә алабыз. Әлеге тапшыруда безнең райондашыбыз катнашачак. Красная...

Мамадышның даны тагын еракларга таралачак. Райондашларыбыз арасында моңа кадәр Беренче телеканалда үтүче "Поле чудес", "Сам себе режиссер" кебек тапшыруларда катнашканнар булгалады. Ә менә яшьләр арасында оештырылучы "Умницы и умники" тапшыруында әле берәүнең дә чыгыш ясаганы юк иде. Хәзер без бу хакта горурланып әйтә алабыз. Әлеге тапшыруда безнең райондашыбыз катнашачак. Красная Горка урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Максим Иванов тиздән шушы тапшыруга юл ала. Уку отличнигының сүзләренә караганда, ул узган ел программаны алып баручы биргән сорауга җавап әзерләп юллаган. Читтән торып сайлап алу турына сигез тапкыр үз эшләрен җибәреп караганнан соң, быел сентябрь аенда Максим чакыру ала. Бүгенге көндә ул "Умницы и умники"да чыгыш ясарга ныклы әзерлек эшләре алып бара. Тапшыруда катнашучылар өчен 2-3нче декабрь көннәрендә рептицияләр үткәрәләр. Анда сайлап алынганнар 3-6нчы декабрьләрдә уенда катнашачак. Шәһәрдәшебез алдагы турны да уңышлы үтәр дип ышанабыз. Уңышлар, җиңүләр юлдаш булсын, Максим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев