Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер адым алда

Узган ел республика күләмендә үтүче "Безнең иң яхшы мәктәп директоры" грантында районыбыздан өч мәгариф учреждениесе җитәкчесе катнашкан иде. Шәһәребездәге 2нче санлы лицей директоры Салават Гыймранов-җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Салават Мәхмүт улы ирешелгән уңышларга гына канәгатьләнеп, юл уртасында туктап кала торганнардан түгел. Әлеге җиңүеннән соң ул кабат шундый ук бәйгенең быелгысына да...

Узган ел республика күләмендә үтүче "Безнең иң яхшы мәктәп директоры" грантында районыбыздан өч мәгариф учреждениесе җитәкчесе катнашкан иде. Шәһәребездәге 2нче санлы лицей директоры Салават Гыймранов-җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Салават Мәхмүт улы ирешелгән уңышларга гына канәгатьләнеп, юл уртасында туктап кала торганнардан түгел. Әлеге җиңүеннән соң ул кабат шундый ук бәйгенең быелгысына да документлар тупланмасы әзерләп җибәрде. Анысында да җиңү яуларына ышана ул. Бәйгегә үзенең, педагоглар коллективының, укучыларының яхшы күрсәткечләрен тәкъдим иткән. Ә андыйлар бу учреждениедә санап бетерерлек түгел. Үзенең хезмәт юлын Соколка мәктәбендә директор вазыйфасыннан башлап, аннан шәһәрнең дүртенче санлы мәктәбенең беренче эш көннәреннән яхшы коллектив туплаган, соңгы бер елда лицейда эшләүче 15 еллык педагогик стажы булган директор җитәкчелегендә әлеге коллектив үрләр яулап килә. Соңгы бер ел эчендә генә дә мәктәп электрон белем бирүдә компетенция үзәге итеп билгеләнде, узган ел республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сумлык грантын отты; быел "Җир әлифбасы" грантында берәр миллион сум алган районыбызның сигез мәктәбе исемлегенә керде; "ТРда Интел мәктәпләре" Бөтенроссия проектында катнашты; ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусын алды; "Минем мәктәбемнең сәламәтлеге" ведомствоара проектында катнашып, экологик система алуга иреште; А.С.Макаренко исемендәге Х халыкара бәйге лауреаты булды; ICL компаниясе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектында катнашып, үзләрендә "Мәктәп сервис үзәге" ачтылар... һәм әле моның белән генә дә төгәлләнми, тагын бик күп дәрәҗәләре турында сөйләргә була. "Укучыларыбызның республика, Россия күләмендә фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә җиңүләр яулаулары, педагогларыбызның күпсанлы грантлар отулары, учреждениебезгә зур эшләр йөкләнүе-бердәм тырышлыгыбызның уңай нәтиҗәсе. Мондый үрләрне барыбызга да дөрес эш юнәлешләре күрсәтүче, яхшы идарә итүче, таләпчән дә, гадел дә була белгән җитәкчебез тырышлыгы белән яулыйбыз",-ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Шигаева. Ә таләпләрнең иң гадиләрен һәм шул ук вакытта иң кирәклеләрен куя Салават Гыймранов: "Педагоглар дисциплинар булырга тиеш. Укытучы белеме булу-иң мөһим мәсьәлә. Бүгенге мәгариф системасында яңа технологияләрдән калышмау да сорала. Ә мин заманга яраклашып кына түгел, аннан бер адымга алда баруны да өстен куям". Шундый таләпчән директор җитәкчелегендәге 2нче лицей коллективы бу сорауларның барысын да канәгатьләндерә дияр идем.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Салават Гыймранов урынбасарлары Елена Шигаева һәм Елизавета Маякова белән. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев