Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бала. Мәктәп. Тормыш...

Районыбызның педагогик коллективлары соңгы елларда "...тормышның үзе ярдәмендә Баланы үстерү һәм тәрбияләү" принцибы буенча эш итәләр. Моннан ике ел элек муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" башлап җибәрү тәкъдиме белән чыккач педагоглар һәм башка хезмәтләр вәкилләре арасында бәлки "артык эш" өстәлүгә борчылучылар да булгандыр. Әлеге яңалыкны кертү укытучыларга...

Районыбызның педагогик коллективлары соңгы елларда "...тормышның үзе ярдәмендә Баланы үстерү һәм тәрбияләү" принцибы буенча эш итәләр. Моннан ике ел элек муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" башлап җибәрү тәкъдиме белән чыккач педагоглар һәм башка хезмәтләр вәкилләре арасында бәлки "артык эш" өстәлүгә борчылучылар да булгандыр. Әлеге яңалыкны кертү укытучыларга йөкләмәләрне арттырды, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә мөгаллим роленә керү мәшәкатен өстәде бит. Хәер, бу сүзләрем белән күпләр килешмәс, дип уйлыйм. Шунлыктан "Тормыш дәресләре" турында фикерләре белән уртаклашуларын сорап берничә кешегә мөрәҗәгать иттем. "Алар бик кирәк. Тагын берничә елдан соң балаларыбыз шушы чараларда ишеткән мәгълүматларын, алган белемнәрен максатлы куллана башларлар дип уйлыйм. Яңа төрдәге дәресләр бирә башлавыбызга әле ике уку елы гына үтте. Инде без укучыларыбызның тормышчан чараларда бирелгән темалар белән кызыксынуларын тоя башладык. Димәк, эшебезнең нәтиҗәсе сөенечле булачак" (Рәмзия Елина, 2нче санлы лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары). "Әле күптән түгел генә 1нче мәктәптә дәрес биреп чыктым. Балаларыбызны тормыш итәргә өйрәтүнең бик яхшы юлын уйлап таптылар. Без бит 90нчы елларда балаларны эштән бөтенләй азат итеп бетердек. Хәзер алар барысы да югары белем алырга тырыша. Ә хәзер күбрәк эшче профессияләр таләп ителә. Кече яшьтән эшне хөрмәтләп үскән Баладан бик яхшы Кеше чыгачак. Бүген бакчадан, мәктәп эскәмиясеннән ул-кызларыбызны менә шундый дәресләр аша эш тәртибенә өйрәтәбез икән, курыкмыйча "Балалар-безнең киләчәк" дип әйтә алабыз һәм киләчәгебез, һичшиксез, бик матур булачак" (Рафаэль Галиев, "Радуга" ҖЧҖ директоры). Балаларга мәктәптә өр-яңа "фән" нигезләрен төшендерүнең асылын әнә шулай һәркем аңлаганлыктан, җитәкчелекнең идеясе кичекмәстән тормышка ашырыла да башлады. Әлеге үзенчәлекле, үзебезнең төбәккә генә хас булган дәресләрне үткәрү өчен, "Мәгълүмати-методик үзәк" тарафыннан педагогларга ярдәм йөзеннән, методик кулланма әсбап эшләнде. Һәр атнаның җомгасында уза торган тәрбия сәгатьләрендә 1-11нче сыйныфларда белем алучылар районыбыздагы төрле хезмәтләр, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәнлеге, эш юнәлешләре һәм максатлары белән якыннан танышалар. «Мамадыш муниципаль районы-игенчеләр төбәге", "Безнең геройлар", "Шәхси ярдәмче хуҗалык", "Су каналы. Суны кайдан һәм ничек алалар?", "Кече һәм урта бизнес", "Урман хуҗалыгы", "Район прокуратурасы" кебек темаларны үз эченә алган дәресләр укучыларга тормышны якыннан танып белергә өйрәтә. Аларның әһәмияте бик зур, чөнки коры сүзләр белән генә патриотлар тәрбияләү мөмкин түгел. Ә аудио язмалар, видео фильмнар ярдәмендә аңлатканда балалар үз якташларының ниләр белән яшәгәнен күрә, һәм аларда "Тормыш дәресләре"ндә өйрәнгәннәренә карата кызыксыну уяна. ...Бүгенге мәктәпне чын тормыштан башка күзаллау мөмкин түгел. Балалар тормыш-яшәеш шартларына яраклашырга кечкенәдән гадәтләнеп үсәргә тиеш. "Тормыш дәресләре" укучыларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, төрле һөнәрләр арасыннан "иң-иң"ен сайлап алуда ярдәм итү максаты белән үткәрелә. Көннәрдән бер көнне республикабыз, илебез белем йортларында балалар өчен "Тормыш дәресләре" оештырыла башлый икән, без барыбыз да һич тә икеләнмичә моның мамадышлылардан алынган тәҗрибә булуын әйтә алачакбыз.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев